Эчтәлек

Иң элек 1699 елда Бурмистр палатасы буларак оеша (шул вакытта ук ратуша дип үзгәртелә).

Башкала сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләренең җирле идарә органы булу белән бергә, үзәк учреждение функцияләрен үти; Россия шәһәрләре халкының сәүдә-сәнәгать белән шөгыльләнүче өлешеннән салым һәм һәртөрле җыемнар җыю шулай ук ратушага йөкләтелә.

XVIII йөз башында губерналар оештырылганнан соң, үзәк орган буларак әһәмиятен югалта; аның финанс функцияләре губерна учреждениеләренә тапшырыла. 

Сенатның 1728 ел 5 июль фәрманы белән шәһәр магистраты ратуша дип атала башлый (1743 елда магистратлар кабат торгызыла).

1775 елдан ратушалар бистәләрдә генә оештырыла, алар губерна магистратларына буйсына, 3 елга сайлап куелган бургомистр һәм ратманнардан тора (халкы 500 кешедән ким булган бистәләрдә – 1 бургомистр һәм 2 ратман, эре бистәләрдә – 2 бургомистр һәм 4 ратман).

Закон буенча ратушаның үз башлангычы белән җинаять һәм гражданлык эшләрен карау вәкаләте булмый. Эш шәхси затлар шикаяте яки дәгъвасы, мәхкәмә, наместниклык идарәсе яки губерна магистраты күрсәтмәсе буенча гына ачыла. Ратуша карары белән килешмәгән очракта, эш губерна магистратында карала.

1781 елда салымнар җыю, рекрут туплау, татарларны корабль төзелеше өчен урман кисәргә озату, Диния нәзарәтенә сайлаулар оештыру, бурычларны түләтү һ.б. белән шөгыльләнүче Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы оештырыла.

XIX йөзнең беренче яртысында кайбер шәһәр һәм бистәләрдә хакимият-хуҗалык һәм мәхкәмә учреждениеләре берләштерелә, шәһәрләрдә идарә эше, шәһәр думасы һәм магистратлардан алынып, ратушага йөкләтелә. 1839 елда Казан губернасының 5 шәһәрендә шәһәр думасы һәм магистратлар ратуша белән алыштырыла.

Ратушалар 1866 елда бетерелә.

Әдәбият

Дитятин И.И. Устройство и управление городов России: в 2 т. СПб., 1875–1877.

Автор – И.Р.Вәлиуллин