Ислам динендә биш фарыз гамәлнең берсе.

Намаз вакытында укыла торган догаларның һәм башкарыла торган хәрәкәтләрнең һәрбер циклы (баш ию, тез чүгү) «рәкагать» дип атала.

Намаз уку тәртибе Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләнгән һәм М. әш-Шәйбәни (805 елда вафат) кулы белән язмача теркәлгән. Барлык догалар бары тик гарәп телендә укыла һәм мәзһәбкә бәйле рәвештә аз гына аерылырга мөмкин.

Намаз тәүлегенә 5 тапкыр:

  • таң атканда, кояш чыкканчы — иртәнге намаз (әл-фәҗер),
  • көндез — өйлә (әз-зоһер),
  • кояш баер алдыннан — икенде (әл-гасыр),
  • кояш баегач та — ахшам (әл-мәгъриб),
  • кичен — ястү укыла,

аны ялгыз да, җәмәгать белән дә төрле урында укырга мөмкин.

Җомга намазы (җомга) исә җәмәгать белән мәчеттә укыла.

Әдәбият          

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.