Геологик яше 1650±50 – 650±20 млн ел. Түбән протерозойдан соң, венд алдыннан килә.

Геолог Н.С. Шатский белән берлектә 1945 елда билгеләнә.

Татарстан территориясендә рифей 1946 елдан 1960 еллар уртасына кадәр түбән Баулы ассериясе дип йөртелә.

Рифей 3 эратемага бүленә: түбән (1350±50 млн ел югары чик), урта (1000±50 млн ел) һәм югары (650±20 млн ел).

Түбән һәм югары рифей утырмалары ТРның көньяк-көнчыгышында 1500 м дан артыграк тирәнлектә ачыкланган, урта рифей төньяк-көнчыгышта — авлакогеннарда — тар бөгелешләрдә туплана. Рифей токымнары комсу-балчык катламнан кремнийлашкан доломит, мергель, гравелитлардан тора.

Түбән рифейның якынча калынлыгы 1500 м, югарының — 1000 м. Утырмалар континенталь, яр буе-диңгез, сай сулы-диңгез һәм диңгез шартларында формалаша. Климат берничә тапкыр корыдан дымлыга кадәр үзгәрә.

Рифей диңгезләрендә зәңгәрсу-яшел суүсемнәр үсә.

ТРның көньяк-көнчыгышында рифей утырмаларында нефть-газ чыганаклары ачыкланган.