Биографиясе

1926 елның 5 ноябрендә Самара өлкәсенең Челно-Вершинск районы Денискино авылында туган.

Тбилиси артиллерия училищесен (1945), М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясен (1961, Ленинград), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (1970, Мәскәү) тәмамлый.

1971–1977 елларда Кавказ арты хәрби округының артиллерия һәм ракета гаскәрләре башлыгы урынбасары, башлыгы. 1977–1983 елларда Европадагы Көньяк гаскәрләр төркеменең артиллерия һәм ракета гаскәрләре башлыгы. 1983–1988 елларда М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясендә факультет башлыгы.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.