Тарихы

XIX йөз башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1860 елда ачылган авыл приход мәктәбе җирлегендә 1867 елда оештырыла, 1920 елда 99 ир бала һәм 59 кыз бала укый), укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1890 елдан, 1909 елда 10 ир бала һәм 2 кыз бала укый), вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 252,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шумково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956–1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда Фрунзе исемендәге колхоз эшли (үзәге – Шумково авылы, хуҗалык кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә).

Халык саны

1859 елда – 253,
1897 елда – 278,
1908 елда – 243,
1920 елда – 297,
1926 елда – 302,
1938 елда – 296,
1949 елда – 258,
1958 елда – 200,
1970 елда – 129,
1989 елда – 61,
2002 елда – 42,
2010 елда – 6,
2020 елда – 6 кеше (руслар).