- РУС
- ТАТ
архитектура истәлеге
XIX йөзнең 1 нче чирегендә сәүдәгәр Котовлар өчен торак йорт буларак классицизм стилендә төзелә.
Йорт һәм утарны М.Г.Котовадан сатып алган сәүдәгәр В.Л.Челышев 1876–1883 елларда төзекләндерелә һәм 1883 елда ачылган кызлар прогимназиясе (1905 елдан гимназиягә әйләндерелә) өчен бирелә. Ике урам чатына урнашкан ишегалды ягыннан антресоль кат өстәлгән ике катлы кирпеч бинаның диварлары штукатурланган, түбәсе дүрт кыеклы. Урам як фасадлары өчпочмаклы фронтон белән төгәлләнгән һәм стильләштерелгән дорик ордерлы дүрт пилястра белән аерылган үзәк ризалитлар белән бизәлгән. Чүкеп ясалган рәшәткәле балконнар фасадларга күркәмлек бирә. Фасадны бизәүдә шулай ук диварларны рустовкалау, ташлар һәм сандриклары булган тәрәзә йөзлекләре, медальонлы филёнкалар, почмак калаклары, триглифлар һ.б. файдаланылган.
Бина тулаем ампир элементлары белән классицизм юнәлешле эклектика стилендә эшләнгән.
Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.