- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2238 кв.км. Үзәге – Ермолаево эшчеләр поселогы (Уфа шәһәреннән 245 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 23798 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3675 кеше. Татарлар күбесенчә Яңа Мораптал (2016 елда – 696 кеше), Зәк-Ишмәт (650), Шабагыш (455), Яңа Муса (135), Абдул (200), Тимербай (94) авылларында яшиләр.
«Рәйхан» татар ансамбле, аның каршында оештырылган гармунчылар триосы, «Мораптал егетләре» вокаль ансамбле (Яңа Мораптал авылы) эшли. Татар кызлары арасында ел саен «Наүрүз гүзэле» конкурсы уза.
2015/2016 уку елы мәглүматларына караганда, районның өч мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, өчесендә предмет буларак өйрәнелә..
Көергәзе районында Дан орденының тулы кавалеры Х.Х.Хөсәенов, шагыйрьләр Ш.Я.Гобәйдуллин (Шәмсетдин Зәки) һәм М.Котыш, җырчы, композитор, музыкаль фольклор җыючы Г.С.Әлмөхәммәдов туган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.