Тарихы

XVIII йөз уртасыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Челны исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (лашманчылык хезмәтендә була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1863 елда мәчет төзлә. 1873 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 мәчет була.

XX йөз башында 3 мәчет (1929 елда юк ителә), 3 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 10 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4348 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Каргалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Шахмай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Алга» һәм «Пролетариат диктатурасы» колхозлары оештырыла. Соңрак алар «Алга» колхозына (беренче рәисе – Г.Шәрәпов) берләштерелә. Колхозга ярдәмгә авылдан 17 км ераклыкта Изгар машина-трактор станциясе төзелә. 1953 елда үзгәртеп корылган машина-трактор станциясе җирлегендә ремонт-техника станциясе булдырыла.

1958 елдан – «Татарстан» (үзәк утары – Шахмай авылы), 1985 елдан – «Алга» (Чаллы Башы авылы бригадасы аерылып чыга; үзәк утары – Чаллы Башы авылы) колхозлары, 1997–2003 елларда «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1966–1996 елларда кирпеч заводы (беренче җитәкчесе – С.Г. Шакиров) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (аерым бина салына), ул 1962 елдан – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1988 елдан – урта, 2015 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1934 елдан клуб), китапханә (1956 елдан; 1974 елдан яңа бина төзелә), балалар бакчасы (2001 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан яңа бинада), мәчет (1991 елдан); мәдәният йорты каршында «Заман» театр коллективы (1981 елдан; 2004 елдан – халык театры, оештыручысы – И.К.Дәүләтшина), «Тамчы» хореография ансамбле (2002 елдан), «Өмет» балалар театр коллективы (2004 елдан), «Талир тәңкә» фольклор ансамбле (2006 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән «Чаллы Башы» чишмәсе бар. Авылда XX йөз башында салынган, элек бакалея кибете урнашкан Гатаулла бай (Гатаулла Бикбулатов) йорты сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре – Чаллы Башы II табылдыгы (гомумболгар истәлеге), Чаллы Башы I авыллыгы (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Миңнебаев (1985 елда туган) – билбау көрәше буенча Россиянең Халыкара класслы спорт остасы, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы, милли көрәш буенча Россия чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015 елларда), көрәш буенча Дөнья кубогы җиңүчесе (2021 ел);

Л.Р.Фәттахова (1972 елда туган) – шагыйрә, язучы, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире (2021 елдан), С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 180 ир-ат;
1859 елда – 1515,
1897 елда – 2379,
1908 елда – 2450,
1920 елда – 2462,
1926 елда – 2211,
1938 елда – 1499,
1949 елда – 840,
1958 елда – 856,
1970 елда – 1007,
1979 елда – 768,
1989 елда – 549,
2002 елда – 591,
2010 елда – 529,
2020 елда – 489 кеше (татарлар).