Эчтәлек

Атамасы Чуаш Республикасындагы Баланово авылы янында табылган каберлеккә бәйле.

Беренче тапкыр О.Н.Бадер тарафыннан тасвирлана. Казу эшләре 1933–1957 еллар аралыгында башкарыла. Кайбер тикшеренүчеләр Баланово культурасын (Фатьяново, Урта Днепр һ.б. белән беррәттән) бау эзле чүлмәкләр һәм «сугыш балталары культурасына», икенчеләре Фатьяново культурасының җирле төркеме даирәсенә кертәләр. Баланово культурасын Һинд-Европа тел берлегенә кергән кабиләләр калдырган дип уйланыла.

Баланово культурасы халкы терлекчелек, ихтимал, игенчелек белән дә көн күргән, таштан эш кораллары (балта, сөңге-ук очлыгы, пычак, без, кыргыч, өтерге, чапкыч, ашлык төйгечләр һ.б.) ясаган, арбалардан файдаланган, бакыр эретеп койган (балта, сөңге очлыгы, боҗрасыман колак тагылмалары, алкалар һ.б.), кулдан әвәләнгән түгәрәк төпле шарсыман чүлмәкләр, амфора, башка төрле савыт-саба җитештергән.

Баланово культурасы халкы биек урыннарга салынган авылларда яшәгән, аларны өстәмә рәвештә тирән чокырлар, җир өемнәре белән ныгыткан. Мәетләр кабергә бөкләнгән килеш күмелгән, кабер өстенә курганнар өелгән; хатын-кыз кабергә – башын көнчыгышка каратып, сул ягы белән; ирләр башларын төньякка яки көньякка каратып, уң ягы белән салынган.

Баланово культурасы халкы антропологик яктан Фатьяново культурасы халкыннан шактый аерылып торган һәм Урта диңгезнең көнчыгышындагы озынча битле европеоидлар тибына кергән.

Татарстан территориясендә Баланово культурасы истәлекләре Буа районының Козловка, Апас районының Шәмбалыкчы авыллары һәм Идел алдының башка урыннарында очрый.

Шулай ук кара: Бронза гасыр

Әдәбият

Бадер О.Н. Балановская культура. М., 1963.

Автор – Р.С.Габәшев