Эчтәлек

1894 ел, Казан — 1959 елның 3 ноябре, Казан.

1916 елда Казан университетын тәмамлагач, хәрби медицина хезмәтендә.

1922 дән Казан медицина институтында фәнни-педагогик хезмәттә.

Хезмәтләре аналык муентыгында яман шеш нейрогистологиясе һәм патогенезына карый. Кандаратский аналыкта яман шешләрнең үсүе яман шеш тукымасындагы нерв үсентеләре катнашында баруын; бластома үсеше белән бергә яңа нерв җепселләре барлыкка килүен һәм шеш үсү барышында нерв элементы үзгәрешләре муентык-җиңсә ганглиясенең вегетатив үзәкләренә таралуын (даими дегенератив тайпылышлар) ачыклый. Кандаратский сары тәнчек үсешен һәм әһәмиятен өйрәнә.

Хезмәтләре

 Искусственное развитие жёлтых тел в яичнике кроликавылы К., 1956;

Состояние периферического отдела иннервационного аппарата матки при раковом поражении шейки последней. К., 1956.