Биографиясе

1914 елның 14 октябре, Самара шәһәре – 1992 елның 6 декабре, Казан.

1930–1937 елларда Казан концерт-эстрада бюросы солисты һәм аккомпаниаторы, 1937–1980 елларда Татар филармониясендә.

Төрле конструкцияле концерт гармоннарында күбесенчә татар халык көйләрен башкара.

Г.В.Җәмлихановның иҗатына милли уен коралларында уйнау үзенчәлеген тирәнтен аңлау, виртуозлык, тәэсирле, үтә сизгер артистлык хас. Тыңлаучылар арасында зур популярлык казана.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.