Туңга сөрү яисә әйләндереп капламыйча яссы кисеп эшкәртү алдыннан үткәрелә. Төрәнле һәм дисклы йомшарткычлар яисә сабаннар белән эшкәртелә, нәтиҗәдә дымның парга әйләнүен киметә торган һәм чүп үләннәрнең шактый өлеше шытып чыгу өчен шартлар тудыручы көпшәк вак кантарлы туфрак катламы барлыкка килә, аннан соңгы эшкәртүдә әлеге шытымнар юкка чыгарыла.

Туфракны йомшартканда үсемлек корткычлары – бөҗәкләрнең йомыркалары, личинкалары, курчаклары һәм гусеницалары зарарлана һәм юкка чыгарыла, сөрелгән җирнең сыйфаты яхшыра, туфракта микробиологик процесслар көчәя, шул вакыттан басулар парга калдырыла. Камылны йомшарту авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алуга яисә уңыш җыю белән бергә үк башкарыла. Шулай ук күпъеллык үләннәр катламы сөрелгәнче 9–12 см тирәнлектә йомшартыла, аннан соң тамырлы кәс кибә һәм үсүгә сәләтен югалта. 10–12 см тирәнлектә туфрак йомшарту еш кына көпшәк һәм бүлбе-тамыразыклар үстерелгән чүпсез басуларда, шулай ук корылыклы елларда биләүле парга калдырып, уҗымнарны  эшкәрткәндә кулланыла. Туфрак йомшарту язгы-җәйге чорда чиста парга калдырылган җирләрдә чүп үләннәр тишелеп чыга башлаган вакытта киң кулланыла (аннан соң тирәнрәк итеп һәр туфрак йомшарту вакытында кырлар чүп үләннәрдән күбрәк чистара), гадәттә ул тырмалау белән бергә алып барыла.

Татарстанда туфрак йомшарту аеруча мөһим, чөнки анда нигездә авыр механик составлы, күпъеллык чүп үләннәр белән чүпләнгән туфраклар өстенлек итә. Туфрак йомшартуның тирәнлеге кырларның чүпләнү тибына, туфракның гранулометрик  составына, эшкәртү вакытындагы дымлылыгына, шулай ук элгәренә (сабаннар яки дисклы йомшарткычлар кулланганда тирәнлек 5–12 см, төрәнле йомшарткыч белән 12–15 см була) бәйле. Сарут белән чүпләнгән басуларда туфрак йомшартуны дисклы йомшарткыч белән ике юнәлештә яисә дисклы сабаннар белән сукалаганчы ике атна алдан уздыралар. Артык дымланган авыр туфрак шартларында туфрак йомшартуны туңга сөрү белән алыштыралар. Туфрак йомшарту сыйфатының күрсәткечләре – тирәнлек һәм аның тигезлеге, чүп үләннәрнең тулысынча киселеше, туфракның көпшәкләндерелүе.

ТР да туфрак йомшарту 2000 елда – 374 мең, 2001 елда – 312 мең, 2002 елда – 268 мең, 2003 елда 300 мең гектар мәйданда уздырыла.

Автор – И.Н.Афанасьев