20 төре бар, Европада һәм Кече Азиядә киң таралган.

ТРда бер төре –  тау бөҗәк чәчәге (J.montana). Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында очрый. Якты нарат урманнарында коры комлы туфракта, коры болыннарда үсә.

30-45 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры орчыксыман, аз тармакланган. Сабаклары астан куе яфраклы, төкчәле, яфраксыз чәчәк сабына күчә торган. Яфраклары чиратлашкан, кыяклы-ланцетсыман, очлы, кырыйларыннан дулкынсыман яки берникадәр бөдрә. Чәчәкләре вак, зәңгәрсу төсле, тыгыз шарсыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – тартмачык. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи. Яктылыкны ярата.

Дару үләне (төнәтмәсе кан туктату һәм бәвел кудыру өчен файдаланыла).

Баллы, декоратив үсемлек.

Сирәгәеп бара торган төр. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).