Биографиясе

1861 елның 22 июне, Оренбург өлкәсенең Түбән Күл поселогы – 1919 елдан соң.

Татар бәк-морзалары Дашкиннар нәселеннән.

Оренбург казак юнкерлар училищесен (1880 ел), Офицерлар кавалерия мәктәбен (С.-Петербург, 1904 ел) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында 14 нче Оренбург казак полкы белән командалык итә. Әлеге полк, сугышып, Суходол шәһәреннән Ченстохов (Польша) һәм Вилькомир (Литва) шәһәрләренә кадәр барып җитә.

1918 елның гыйнварыннан Оренбург казак гаскәре составындагы мөселман частьләре командиры.

1918 елның август-сентябрендә Оренбург шәһәр думасы гласные.

Октябрь революциясеннән соң Советларга каршы «Алаш-Урда» оешмасында катнаша.

1919 елда атаман А.И.Дутовның чигенүче гаскәрләре белән китә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Бохара алтын йолдызы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Семёнов В.Г. Татары в Оренбургском казачьем войске // Евразийское ожерелье: Альманах. Оренбург, 2001. Вып. 1.

Автор – Д.Н.Денисов