Берьяклы мембранофон төре – агач кыршау торпычасы (диаметры 400 мм га кадәр, биеклеге 70 мм) бозау тиресеннән махсус эшкәртелгән күн белән бер яктан тарттырылган.

Торпычаның эчке ягы металл алкалы.

Дәфнең кырыенарак яисә уртасына бармак бәрү мөмкинлегенә карап, аның авазы төрле тембрлар ала.

«Гаруз» метроритмы системасына нигезләнгән вокаль әсәрләр белән бергә башкару өчен, шулай ук сәяхәт итүче дәрвиш-суфилар тарафыннан Аллаһны олылаган догалар укыган вакытта файдаланылган.

«Өсүли» ритмик формулалары булган, алар «саригә», «рәмәл», «хәзаҗ», «мөтакариб», «басит» музыкаль тактларда бәет, мөнәҗәтләр башкарганда кулланылган.

Г.Кандалый, Т.Ялчыгол әсәрләрендә дәф искә алына.

Уен коралы XIX йөз урталарында кулланудан төшеп кала.

Автор – Г.М.Макаров