- РУС
- ТАТ
Күп сандагы тикшеренүләр мәгълүматлары күрсәткәнчә, баланың сәламәтлеге беренче чиратта ата-ананың сәламәтлеге торышына һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләренә бәйле була.
Психик сәламәтлек бозылуны һәм психологик татусызлыкны формалаштыручы төп этиопатогенетик факторлар буларак дөрес тәрбияләмәүнең төрле формаларын, ата-аналарның үз проблемаларын (психик тайпылышлар һәм аерым психологик үзенчәлекләр), гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең бозылуын атарга мөмкин.
Туклану бозылуның (нерв булимиясе, нерв анорексиясе) төрле формалары артуны һәм башка аддикцияләрне (компьютер һәм интернетка бәйлелек), психосоматик тайпылышларны аерым билгеләргә кирәк.
Хәзерге вакытта балаларда һәм яшүсмерләрдә әлеге тайпылышларны дәвалау һәм коррекцияләү өчен махсуслаштырылган үзәкләр (бүлекләр) ачуның бик кирәклеге килеп туды.
Сылтама ясау өчен: Макаричева Э.В. Роль семьи в формировании психического здоровья ребенка // Научный Татарстан. 2018. №4. С.23.
Автор турында: Макаричева Эльвира Вячеславовна – медицина һәм гомуми психология кафедрасы доценты, Казан дәүләт медицина университеты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.