Нефть һәм башка файдалы казылмаларны чыгарганда, геологик-эзләү, тикшеренү эшләре вакытында зарарланган җирләрнең продукция бирүчәнлеген һәм халык хуҗалыгында әһәмиятлелеген торгызуга юнәлтелгән.

Татарстанда җирләрне рекультивацияләү эше планлы тәртиптә 1966 елдан башлана; ул “Җир” республика кадастр үзәге” акционерлык җәмгыяте тарафыннан төзелгән проектлар буенча, 2 этапта уздырыла: техник (грунтны, сөзәк җирләрне, кирәк булганда – юллар төзелешен, махсус гидротехник корылмаларны вертикаль планлаштыру) һәм биологик (алдан җыелган җирләрнең туфрак катламын әйләндереп салуны, органик, минераль ашламалар һәм башка мелиорантлар кертү; күпьеллык үләннәр һәм аннан соң башка авыл хуҗалыгы культураларын үстерү яисә 3 елга хуҗалык файдалануы өчен билгеләнгән мәйданнардан башка җирләрне урманландыру).

2007 елның 1 гыйнварына 262 оешманың (предприятиенең) 5270 гектар мәйданда, шул исәптән файдалы казылмалар чыгарганда – 2833, торф эшкәрткәндә – 703, төзелеш вакытында – 1744 гектар зарарланган җирләре бар.

Җирләрне рекультивацияләү 2001 елда – 2372, 2002 елда – 2362, 2003 елда – 1513, 2004 елда – 1762, 2005 елда – 706, 2006 елда – 577 гектар тәшкил итә.

 

Автор – А.С.Сакаева