Эчтәлек

Реактив процесслар комплексы белән уза, йогышлы авыру барлыкка килү, бактерияләр йөртү яисә микробларның үлүе белән тәмамлана. Йогышлы авыру үзенең чыгышы буенча бактериаль (бактериозлар), вируслы, риккетсиоз (риккетсиозлар), микоплазмалы (микоплазмозлар), хламидияле (хламидиозлар), спирохетозлы (спирохетозлар) булырга, аны гөмбәләр (микозлар), гади төзелешлеләр (протозоозлар) һәм паразит суалчаннар (гельминтозлар) да китереп чыгарырга мөмкин.

Авыру тудыручыларның 3 төп яшәү урыны (резервуары) бар: кеше организмы (антропонозлар), хайван организмы (зоонозлар), абиотик терек булмаган мохит – туфрак, сулыклар, үсемлекләр (сапронозлар). Авыру китереп чыгаручыларның кайберләренең ике яшәү урыны була (Себер түләмәсе, лептоспирозлар, иерсиниоз, ялган туберкулёз, листериоз, зәңгәр-яшел үлек таякчыгы һ.б. китереп чыгаручылар). Инфекция организмга тире (тимгелле тиф, йогышлы тире авыруы һ.б.), ашкайнату тракты (дизентерия, корсак тифы һ.б.), сулыш юлларының лайлалы тышчасы (грипп, кызамык һ.б.), җенес органнары (гонорея, сифилис һ.б.) аша үтеп керә. Кайбер микроорганизмнар кеше организмына төрле юллар белән эләгә (чума бактериясе, гепатит вирусы һ.б.).

Инфекцияләр түбәндәге төрләргә бүленә: микроорганизмнарның бер төрен китереп чыгаручы моноинфекцияләр, берничә төр авыру китереп чыгаручы (мәсәлән, икенчел, ягъни үрчеп баручы инфекциягә яңалары өстәлү) тудырган микстинфекцияләр; ассоциацияләшкән инфекцияләр (аерым форма) – организмга бер үк вакытта яисә эзлекле рәвештә патоген агентлар үтеп керү, еш кына эндоген төре – аутоинфекцияләр. Микроорганизм белән макроорганизмның үзара бәйләнеше һәрвакытта да авыру барлыкка китерми. Инфекция процессы кайчак савыгып килүчедә һәм «сәламәт» кешедә билгеләре күренмичә субклиник дәрәҗәдә узучы авыру чыганагын йөртүгә бәйле рәвештә бара.

«Персистик» (озак яшәүче) инфекцияләр авыру китереп чыгару (генетик материалны) микроорганизм күзәнәгенең (ВИЧ-инфекция, гади герпес вирусы һ.б.) хромосом аппаратына кертү белән бәйле. Клиник формада чагылучы манифестант формалар (көчле һәм хроник) иң күп өйрәнелгән. Типик формадагы инфекциянең узу үзенчәлекләре – процессның эзлекле рәвештә фазалар алмашынуы белән цикллашуы (инкубация, сиздерә башлау чоры, көчәя баручы фазалы клиник чагылышлар, көчәйгән вакыт, төп билгеләр чагылышының кимүе, сәламәтләнү). Инфекция белән авырудан соң иммунитет барлыкка килү чоры башлана (киеренке, йомшак, көчсез, кыска вакытлы, аерым бер төрле). Авыру чорларын, дәвамлылыгын исәпкә алу диагноз куюда әһәмияткә ия. Инфекциянең атипик формалары вакытында клиниканың диагностик симптокомплексы тулы булмый, диагностика өчен клиник мәгълүматлардан бигрәк эпидемиологик һәм лаборатория мәгълүматлары әһәмиятлерәк.

Йогышлы авыру көчәюгә авыруны китереп чыгаручының үзлекләре (патогенлык, вирулентлык дәрәҗәсе, агулау сәләте, организмның аерым системаларын зарарлау, таркатучы ферментлар барлыкка китерү сәләте), зарарлану дәрәҗәсе (микроблар микъдары), кешенең халәте (үзенчәлекле, үзенчәлекле булмаган иммунитет булу), әйләнә-тирә мохитнең торышы (физик, химик, биологик факторлары) тәэсир итә. Клиника практикасында авыруны формасына, авырмы-җиңелме, ничек узуына карап бүләләр (җиңел, уртача авыр, үлем ихтималы булган авыр). Авыру дәрәҗәсе яшәү өчен мөһим әгъзалар һәм системаларның (үпкә, йөрәк-кан тамырлары, бүлеп чыгару системалары, бавыр һ.б.) җитәрлек эшләмәве белән билгеләнә. Хроник форманың үз диагностик симптом комплекслары була; кабатланучан хроник форма инфекция үсешенең үзенчәлекле мөстәкыйль варианты булып тора. Тумыштан килгән формалар күбрәк яңа туган балаларда күзәтелә. Катлауланган вариантларда үзенчәлекле һәм үзенчәлекле булмаган инфекцияне аерып карыйлар. Аерым төркемгә кинәт барлыкка килә, авыр уза һәм еш кына үлем белән тәмамлана торганнары керә.

Шулай ук кара Йогышлы авырулар.

Әдәбият      

Шувалова Е.П. Инфекционные болезни. М., 1995.                     

Автор — В.Х.Фазылов