Татарстан Республикасының хәзерге Әлки районы территориясендә, Бряндино тимер юл станциясеннән – 60 км, Болгар пристаненнан 103 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Спас районы Юхмачы авыл советы, 1935 елдан – Куйбышев районы Юхмачы авыл советы, 1944 елдан – Юхмачы районы Юхмачы авыл советы, 1966 елдан – Әлки районы Юхмачы авыл советы составында.

Халык саны – 80 кеше (1930 ел, руслар), 46 кеше (1939 ел, руслар), 38 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.