Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан, Зур Утяково (Итяково) татар-чуаш авылы буларак билгеле. Халкы XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар), 10% ка якыны чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1882 елда яңа мәчет салына.

XX йөз башында мәдрәсә (1909 елда 55 ир бала һәм 33 кыз бала укый), җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 649 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мулла Иле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ярыш” колхозы оештырыла, 1952 елдан авыл зурайтылган “Көчле ирек” (үзәк утары Мулла Иле авылында), 1959 елдан – “Искра” колхозлары (үзәк утары Норлат авылында, 1967 елдан − Мулла Иле авылында, 1994 елдан – күмәк предприятие, 2002 елдан “Мулла Иле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Клуб (1965 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Городище шәһәрлеге (монголларга кадәр һәм Алтын урда чоры болгар истәлеге, мәйданы ур калдыклары белән 10 мең кв.м), Городище авыллыгы (монголларга кадәр чор болгар истәлеге), I (бронза гасырның Казан яны культурасы) һәм II (Болгар истәлеге) Городище туктаулыгы табыла.

Халык саны

1782 елда — 41 ир заты;
1859 елда — 320,
1897 елда — 520,
1908 елда — 634,
1926 елда — 502,
1938 елда — 576,
1949 елда — 346,
1958 елда — 234,
1970 елда — 252,
1979 елда — 206,
1989 елда — 119,
2002 елда — 100,
2010 елда — 68,
2017 елда — 73 кеше (татарлар).