Тарихы

XVII йөз ахырында Үри Чаллысы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә, православие дине тота (Шомарбаш авылы приходына карый). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук экипаж-арба ясау һәм тегүчелек, сату өчен күмер яндыру тарала.

1873 елда авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1893 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә (1916 елда 76 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 674,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш,  1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомарбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Ярославский исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда ул «Социализм» колхозы (үзәге – Шомарбаш авылы) белән берләштерелә. 1973 елда хуҗалык шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан авылда – «Алан», 1999 елдан «Шомарбаш» авыл хуҗалыгы кооперативлары эшли.

Халкы башлыча «Григорьев А.П.», «Григорьева М.Г.» крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләп килә. Клуб (бинасы 1988 елда төзелә), китапханә бар.

Күренекле кешеләре

Я.Е.Емельянов (1848–1893) – шагыйрь;

П.И.Петров (1916–1974) – математик, физика-математика фәннәре докторы.

Халык саны

1859 елда – 412,
1897 елда – 744,
1908 елда – 895,
1920 елда – 876,
1924 елда – 800,
1926 елда – 727,
1938 елда – 705,
1949 елда – 613,
1958 елда – 469,
1970 елда – 392,
1989 елда – 234,
2002 елда – 274,
2010 елда – 141,
2020 елда – 131 кеше (керәшен татарлар).