1929 елда Пермь татар-башкорт педагогия техникумы — Свердловск педагогия техникумы филиалы буларак оештырыла. 1937 елдан Пермь татар педагогия техникумы, 1941 елдан педагогик училище.

Башта Пермь шәһәрендә, 1941 елдан Югары Мулла (хәзер Пермь) районының Куян авылында урнаша. 1955 елда ябыла.

Пермь өлкәсенең татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерли, ел саен якынча 25 кеше тәмамлый. Тәмамлаучылар арасында — язучы Ә.М.Маликов.