45 ләп төре билгеле, Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

ТРда бер төре Лобель аксыргак (V. lobelianum) күбесенчә көньяк районнарда очрый. Тугай болыннарында, дымлы урман аланнарында, урман буйларында үсә.

Тамырчасы күпсанлы шнурсыман тамырлар белән калынайган, юантык, кыска. Сабагы туры, юан, 100-150 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, эре, киң эллипс формасында, озынча җыерчыклы. Чәчәкләре күзгә чалынмый, саргылт яшел төстә, сабак очындагы озын себеркәчкә җыелган. Җимеше – өч аерылы коры тартмачык. Орлыклары җил белән оча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август аенда өлгерә.

Тамырчасында алкалоидлар, гликозид, сумала, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында спиртлы төнәтмәсе һәм сулы төнәтмәсе ялкынсыну авыруларында авыртуны басу өчен кулланыла.

Аксыргак – агулы үсемлек, печәнлек һәм көтүлекләрдәге иң агулы үсемлекләрдән санала, аның белән йорт хайваннары агулана.