Бихан бәк варислары.

1613–1614 елларда Дивәй морза Алакаев Темников өязендәге Акчеево авылында — утар, 1639–1641 елларда Аеш морза белән Ураз морза Дивәевләр Саранск өязе Дивәй авылында 3 крәстиян хуҗалыгы, шул ук өяздә Туктар, Ураз һәм Килмәш морза Дивәевләр утар билиләр.

XVII йөз исәп алу кенәгәсендә Туктар «Тохтар мурза Дивеев сын князь Шихмаметев» дип күрсәтелә. 1698 елда Темников, Саранск һәм Сызрань өязләрендә Тимофей мор за Богдан улы кенәз Шихмаметов биләмәсендә утар җирләре була.

XVIII–XIX йөзләрдә Шихмаметовлар Пенза губернасының Красная Слобода өязе Агишево, Лобановка, Баишево (Баеш), Акчеево (Күгеш) һәм Саранск өязе Лямбир (Ләмбрә) авылларында, Сембер губернасының Алатыр өязе Красный Яр авылында яшиләр.

XIX йөзнең башында Шихмаметовлар Уфа губернасының Бәләбәй өязе Каргалы, Бүздәк, Иске Биккенә авылларына килеп урнашалар. Краснослободск өязендә яшәгән морза Шихмаметовлар Пенза губернасы дворян шәҗәрәләре китабының 6 нчы кисәгенә кертелә.

Православие динен кабул иткән Шихмаметовлар XIX йөзгә кадәр кенәз титулын йөртәләр; Сенат бары тик дворян титулын раслый.

Әдәбият                

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.