Биографиясе

1913 елның 13 марты, Перовск шәһәре хәзерге Казакъстанның Кызыл Урда шәһәре – 1989 елның 13 декабре, Казан.

Одесса элемтә электротехника институтын тәмамлый (1939 ел).

1939–1941 елларда Полтава өлкә элемтә идарәсенең телефон бүлеге, СССР Элемтә халык комиссариатының Полтава шәһәр телефон станциясе башлыгы.

1941–1960 елларда Омск өлкә элемтә идарәсендә элемтә конторасы башлыгы урынбасары, баш инженер, 1952 елдан башлыгы.

1960–1979 елларда ТАССРның элемтә җитештерү-техник идарәсе башлыгы. Бу вакыт эчендә республикада элемтә чараларының, бигрәк тә телевидениенең үсеше буенча шактый эш эшләнә.

1977 елда Казанда Үзәк телевидениенең 3 нче программасы тапшырулары, Чаллыда республика телевидениесе программалары өчен ретрансляторлар эшли башлый. Тармакны структуралаштыру эшләре уздырыла. Республика радиотелевидение үзәге, Чаллы шәһәре элемтә җитештерү-техник узелы булдырыла.

1963–1967 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор – И.Ш.Рахманкулов