Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. XVIII йөз башында – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, зур мәдрәсә (200 гә кадәр шәкерт исәпләнә), 4 су тегермәне була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2408 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Урыссу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Игенче» колхозы оештырыла. 1930 елдан – К.Маркс исемендәге колхозда (1950 еллар башыннан – К.Маркс исемендәге колхозның үзәк утары; колхозга шулай ук Әбсәләм авылы хуҗалыклары да керә); 1993 елдан – К.Маркс исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995елдан – «Иске Урыссу» күмәк хуҗалыгы, 2005 елдан – «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1968 елда – урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1930 еллардан мәчет бинасында, 1964 елдан яңа бинада), китапханә (1930 еллардан, 1964 елда мәдәният йорты бинасында), «Карлыгач» балалар бакчасы (1968 елдан мәчет бинасында, 1978 елдан яңа бинада, 1984 елда тагын бер бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1987 елдан, 2018 елдан яңа бинада), мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары: «Миниатюра» театр коллективы (2010 елдан), «Дулкын» вокаль коллективы (2011 елдан), «Өмет» фольклор коллективы (2021 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән «Исмәгыйль» чишмәсе (1882 елда җирле Исмәгыйль бай тарафыннан торгызыла), Дуслык паркы (2020 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Гобәйдуллин (1951–2017) – композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Н.Х.Ибрагимов (1939–2018) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Н.К.Мәҗитов (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФнең атказанган фән эшлеклесе, РСФСР Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, РФнең Фән һәм техника өлкәсендәге бүләге лауреаты;

Г.Н.Йосыпов (1925–1993) – галим агроном, К.Маркс исемендәге колхоз рәисе (1959–1986 елларда), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Октябрь Революциясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 807,
1889 елда – 1443,
1897 елда – 1637,
1910 елда – 2100,
1922 елда – 2247,
1926 елда – 1556,
1938 елда – 1363,
1949 елда – 1213,
1958 елда – 1005,
1970 елда – 913,
1979 елда – 909,
1989 елда – 809,
2002 елда – 835,
2010 елда – 813,
2020 елда – 724 кеше (татарлар).