Башта Казан руханилар академиясе, аннан соң Казан епархия советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1867 елның апреленнән 1919 елга кадәр Казанда рус телендә – айга 2, 1904 елда  айга 4 тапкыр нәшер ителә.

1917 елдан чыгу вакыты бозыла, 1918–1919 елларда бары 5 саны гына чыга.

Архиепископ Антоний (Амфитеатров) тырышлыгы белән чыга башлый.

Төрле елларда мөхәррирләре – Казан руханилар академиясе профессорлары һәм галимнәре, Казан руханилар консисториясе әгъзалары Е.А.Малов, П.В.Знаменский, С.А.Терновский, В.И.Протопопов, И.М.Покровский, Н.Н.Писарев, И.Ф.Григорьев, А.А.Лебедев, епископ Анатолий (Грисюк).

Казан руханилар академиясенең күренекле галимнәренең мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Журналның рәсми бүлегендә Рус православиесенә кагылышлы указлар, Синод, епархия башлыгы боерыклары, чиркәү оешмалары – руханилар һәм чиркәү уку йортлары, руханилар съездлары, хәйрия һәм миссионерлар җәмгыятьләренең чиркәүләргә кагылышлы эшләре турында хисаплар басыла.

Рәсми булмаган өлешендә төбәк тарихы турында материаллар, шулай ук дин галимнәренең, чиркәү тарихчылары һәм хокук белгечләренең чыгышлары, вәгазь, үгет-нәсыйхәтләре, истәлекләр, укучылар хатлары, некрологлар урнаштырыла.

Казан губернасының төп халкының этнографиясенә, храм һәм приходлар, ислам дине, иске дин тарафдарлары, мәҗүсилек тарихларына караган мәкаләләр басыла.

Хакимияткә большевиклар килгәннән соң, журналда чиркәү оешмаларының юридик хокуклары бетерелү, мәктәптә Дин Законнарын (Закон Божий) укытуны туктату турында мәкаләләр урын ала.

1918 елның сентябрендә Казан губернасында большевиклар тарафыннан атып үтерелгән руханиларның исемлеге бирелә.

Әдәбият

Терновский С. Содержание Известий по Казанской епархии за 1867-1900 гг. Казань, 1905;

Татар энциклопедиясе. Казань, 2010. Т.2;

Липаков Е.В. «Известия по Казанской епархии» // Татарская энциклопедия. Казань, 2010. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Е.В.Липаков