Тарихы

Авылга XX йөз башында Ишәле авылыннан чыккан чукындырылмаган чуашлар нигез сала.

1913 елда укырга-язарга өйрәтү Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Яңа Әдәм волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Урмандәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, соңрак “КИМ” хуҗалыгына үзгәртелә, 1932 елда ”Ударник” колхозы составына керә (үзәк утар Урмандәй авылында). 1934 елда мөстәкыйль “КИМ” колхозына аерылып чыга. 1950 елда “КИМ” “Трудовой” (Урмандәй авылы, Заря поселогы) һәм Сталин исемендәге (Восток поселогы) колхозлар белән бергә Сталин исемендәге колхозга берләшәләр (үзәк утар Урмандәй авылында). 1961 елда “Путь к коммунизму”, 1963 елда Карл Маркс исемендәге колхозга үзгәртелә.

1988 елда “Заря” (1994−2001 елларда “Заря” күмәк предприятиесе) һәм Карл Маркс исемендәге (1995−2005 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие) 2 колхозга бүленә. 2001 елда “Заря” күмәк предприятиесе Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1921 елда ябыла, 1927 елда яңадан ачыла, 2003 елда ябыла.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында археология истәлекләре: монголларга кадәрге чор Болгар авыллыгы һәм соңгы бронза дәвере торулыгы табыла

Күренекле кешеләре

Е.М. Тимирясов (1923 елда туган) – педагог, Аксубай урта мәктәбе директоры, төбәк тарихын өйрәнүче, төбәк турында мәкаләләр һәм очерклар җыентыклары авторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 260,
1938 елда – 247,
1949 елда – 137,
1958 елда – 252,
1970 елда – 255,
1979 елда – 241,
1989 елда – 130,
2002 елда – 142,
2010 елда – 152,
2015 елда – 157 кеше (чуашлар).