Бронза гасыр якынча безнең эрага кадәр 4 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала.

Әүвәлге, урта һәм соңгы бронза дәверләргә бүленә.

Евразиянең төп территориясендә бронза гасырның әүвәлге дәвере – безнең эрага кадәр 3 нче меңьеллыкка; урта дәвере – безнең эрага кадәр 3 нче меңьеллык ахыры – 2 нче меңьеллыкның 2 нче чирегенә; соңгы дәвере – безнең эрага кадәр 2 нче меңъеллыкның 3 нче чиреге – 1 нче меңьеллык башларына туры килә.

Татарстанда Бронза гасыр истәлекләре якынча безнең эрага кадәр 3 нче меңьеллыкның 2 нче яртысы – 2 нче меңьеллык аралыгы белән билгеләнә.

Бронза гасыр төшенчәсен фәнни әйләнешкә беренче булып Дания тарихчысы В.Симонсен (1813) кертә, соңрак шул ук ил галимнәре К.Томсен белән Й.-Я.Ворсо (1830–1850 еллар) бронза гасыр төшенчәсен шактый тирәнәйтү һәм детальләштерүгә ирешәләр.

ХХ йөздә бронза гасыр истәлекләре киң планда тикшерелә, бүгенге көндә билгеле булган археологик культураларның күбесе бүлеп чыгарыла.

Татарстанда мондый тикшеренүләрне О.Н.Бадер, В.Ф.Генинг, Н.Ф.Калинин, А.П.Смирнов, В.Ф.Смолин, А.Х.Халиков, Е.П.Казаков һ.б. башкара.

Бронза – бакырның мышьяк, аккургаш, кургаш, сөрмә белән катнашкан эретмәсен тәшкил итә, ул тиз эрүчән металл (700–900°С). Бронза үзенең эрү, тутыгу, механик һәм технологик үзенчәлекләре белән саф бакырдан гаять өстен тора. Салкын килеш чүкелгән бронзаның катылыгы исә чыныктырылмаган корыч катылыгына якынлаша (200–250 кг/мм2).

Россиядәге әүвәлге һәм урта бронза гасыр культуралары истәлекләрендә табылган беренче ясалма эретмә мышьяк катнаш бронза була. Бронза гасырның соңгы дәверендә ул күпкомпонентлы һәм ике составлы бакыр-аккургаш эретмәләре белән инде ярыша алмый.

Идел-Урал төбәкләрендә бронза кою өчен чимал булып җирле бакыр катнаш комташлар кулланыла.

Бронза гасырда һәм аннан соңрак чорларда бакырның хәзерге Кукмара, Лениногорск һ.б. районнарда, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы янәшәсендә, Кама буеның Көңгер төбәгендә һ.б. җирләрдә чыгарылуы билгеле.

Бронза гасыр терлекчелекнең үсүе, примитив игенчелек барлыкка килү, җәмгыятьнең социаль яктан катлаулана баруы, ыруг-кабилә инанулары булган тотемизм, кояш, ут, баба культларының таралуы, миграция процессларының көчәюе, сугыш коралларының камилләшүе белән үзенчәлекле.

Бу дәвердә мөстәкыйль җитештерү өлкәсе буларак һөнәрчелек тармагы аерылып чыга (металлургия, савыт-сабалар җитештерү һ.б.), сугыш һәм эш кораллары эшләү технологиясе катлаулана.

Татарстанда бронза гасыры истәлекләре

Бронза гасырна нисбәтле археологик истәлекләр Татарстанның барлык районнарында диярлек табыла. Галимнәр фикеренчә, читтән күчеп килгән терлек асраучы күчмә һәм ярымкүчмә кабиләләр күп кенә археологик культура истәлекләре калдыра, алар тарафыннан мәетләрне курганга күмү йоласы, торакларны яңача төзү, үзгә ысул белән керамика әйберләре әзерләү, бронза, сөяк, таштан әйберләр эшкәртү һөнәрләре кертелә.

Татарстан территориясендә соңгы бронза гасыр дәверендә һөнәрчелекне үстерүдә зур үсешкә ирешкән Буралы курган культурасы кабиләләре яшәгән. Бу кабиләләрнең металл коючылары төрле кораллар җитештерүне җайга сала, моны Урал – Урал аръягы аккургашынлы бронзадан киң файдаланып башкаралар.

Баланово культурасы кабиләләре дә металлургия өлкәсендә сизелерлек уңышка ирешә: оста һөнәрчеләр металл эретә, аннан балта, сөңге очлары, беләзекләр коя.

Идел буе һәм Урал төбәгендәге урман-дала зонасында Абашево культурасы кабиләләре яшәгән. Алар да металл җитештерү осталары була, Урал-Идел буе төбәкләрендә табылган бакыр чыганакларыннан файдаланганнар. Һөнәрчеләр төрледән-төрле эш-сугыш кораллары, бизәнү, йола үткәрү әйберләре җитештерә.

Урта Иделдә һәм Чулман буенда Чиркәскүл культурасы белән Казан яны культурасы кабиләләре яшәгән, алар калдырган торулыкларда шулай ук югары үсеш алган металл эретү-кою эзләре табыла.

Татарстанда Андронов культурасы истәлекләре дә бар. Терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән бу кабиләләр Уралдан алып Енисейга, тайгадан Урта Азиягә кадәр җәелгән мәйданда яшәгән. Аларда да җирле металл эретү-кою һөнәре үсеш алган, аккургашлы бронзадан балталар, сөңге башлары, хәнҗәрләр, ураклар һ.б. кирәк-яраклар җитештерелә.

Тимер металлургиясе барлыкка килү, тимердән көнкүреш һәм сугыш кораллары җитештерү бронза әйберләрне көнкүрештән кысрыклый. Бу исә бронза гасырның тимер белән алышынуына китерә.

Әлбәттә, тимер гасырга күчү акрынлап бара, бу күчеш безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башында төгәлләнә.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археологических источников. М., 1980. Вып. 1–24.

Черных Е.Н. Древнейшая металлургия Урала и Поволжья. М., 1970.

Мерперт Н.Я. Древнейшие скотоводы Волжско-Уральского междуречья. М., 1974.

Казаков Е.П. Памятники черкаскульской культуры в восточных районах Татарии // Советская археология. 1979. № 1.

Автор – Е.П.Казаков