Эчтәлек

Казан яны культурасы ядкәрләре XIX йөзнең 2 нче яртысыннан өйрәнелә (А.А. Штукенберг, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Калинин, А.Х. Халиков һ.б.).

1950 елларда мөстәкыйль археологик культура сыйфатында А.Х. Халиков тарафыннан нигезләнә. 1960 елларда ул Казан яны культурасы үсешен хронологик этапларга бүлә – Займище (безнең эрага кадәр XVI–XV йөзләр), Балым-Карташиха (безнең эрага кадәр XIV–XIII йөзләр), Атабай (безнең эрага кадәр XII–XI йөзләр), Маклашеевка (безнең эрага кадәр X–IX йөзләр) чорларын аерып күрсәтә.

Кайбер галимнәр Балым-Карташиха этабының күп кенә ядкәрләре Чиркәскүл культурасы белән бәйле, соңгы этап ядкәрләре Казан яны культурасының Атабай этабы этник төркемнәреннән үзгә, читтән килгән халык тарафыннан калдырылган мөстәкыйль Маклашеевка культрасына карый дип исәплиләр.

Атамасы бу культураның яхшырак өйрәнелгән ядкәрләре тупланган урыннан Идел буеның Казан төбәге исеменнән алынган. Казан яны культурасы составына А.Х. Халиков 500 ләп археологик ядкәрне кертә. Туктаулыклар, шәһәрлекләр калдыклары, чокырлы һәм курганлы каберлекләр табылган.

Иделнең Чулман буе төбәгендәге ядкәрләр – элеккеге Займище авылы (Займище комплексы), Олы Утар авылы (Балым комплексы), Атабай авылы (Атабай торулыгы) янындагы туктаулыклар, Олы Утар авылы, элеккеге Яңа Мордово авылы, Луговой посёлогы янындагы каберлекләр яхшырак тикшерелгән.

Казан яны культурасы кабиләләре терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык, игенчелек белән көн күргәннәр, бронзадан әйберләр ясый белгәннәр (бронзадан эшләнгән хезмәт, сугыш кораллары һ.б. табылган).

А.Х. Халиков фикеренчә, терлекчелек хуҗалыкта асрау-көтүчелек рәвешендә булган, кышкы чорда терлекләр аранда тотылган. Күбесенчә мөгезле эре терлек һәм атлар, шулай ук мөгезле вак терлек һәм дуңгызлар үрчеткәннәр. Урман зонасындагы туктаулыкларның культура катламнарында табылгын сөякләрнең 30–70% – кыргый хайваннарныкы.

Торак йортлар яртылаш җиргә казылып салынган, алар бер-берсенә канаулар белән тоташтырылган. Казан яны культурасына балчыктан ясалган яссы яки йомры төпле, калын кырлы чүлмәксыман савытлар хас.

Мәетләр буйга сузылган яки бөгәрләнгән хәлдә җирләнгән, кайбер очракларда каберләр өстенә кечерәк курганнар өелгән. Каберләрдә үзенчәлекле җирләү әйберләре (балчык савыт-саба, таштан һәм сөяктән эшләнгән хезмәт кораллары, бронза бизәмәләр, кием предметлары һәм йорт кирәк-яраклары, пычак-хәнҗәрләр һ.б.) очрый.

Кайбер торулыкларда (Займище III, Балым торулыкларында һ.б.да) учак эзләре һәм корбан бирү әйберләре сакланган йола урыннары өйрәнелгән.

Әдәбият

Халиков А.Х. Приказанская культура и ее роль в формировании ананьинской культуры // Ученые записки Пермского государственного унверситета. 1967. № 148.

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Халиков А.Х. Приказанская культура // Археология СССР: Эпоха бронзы лесной полосы СССР. М., 1987.

Автор – Е.П. Казаков