1935 елның 10 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Самара өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Лениногорск шәһәре.

Мәйданы — 1811,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 83718 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 74,8%, руслар — 12,9%, мордвалар — 5,4%, чуашлар — 5,0%).

Район 67 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 4 июлендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел җирлектә эчкә бөгелгән һәм очына таба тарайган, нечкә итеп көмеш белән каймаланган, җете кызыл җирлектә алтын белән каймаланган яшел лалә чәчәге урнашкан ян-якка авыш атлама, ә яшел җирлектә — чәчәкләре бер-берсенә каратылган ян-якка авыш алтын лаләләр (сабакларда һәм яфраклары белән)».

Флаг тасвирламасы

 «Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге туры почмаклы яшел тукыма, нигезе белән флаг сабы ягында яклары эчкә бөгелгән һәм очына таба тарайган кара каймалы өчпочмак сурәтләнгән; кара кайма тукыманың кызыл һәм яшел өлешләреннән ак контур белән бүленгән. Өчпочмакның очы буш читкә тукыма озынлыгының 1/27 өлеше кадәр барып җитми, кайманың максималь киңлеге (контурлардан башка) — тукыма озынлыгының 2/9 өлеше, контурларныкы — 1/45 өлеше».

Символика нигезләмәсе

Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше һәм, иң беренче чиратта, Лениногорск районының хәзерге чор тарихы 1940 елларда гаҗәеп бай Ромашкино нефть ятмалары үзәштерелә башлау белән бәйле. Геральдик кара атламаның символик мәгънәсе бар: аның сурәте югарыга ыргылган нефтьне — районның иң зур байлыгын; шулай ук юл аерчасын белдерә — районда транспорт челтәре зур үсеш алган, район буенча республика дәрәҗәсендәге һәм федераль әһәмияткә ия тимер юллар һәм автомобиль трассалары уза. Атлама сызыклары белән ясалган ике яшел калкулык районның үзенчәлекле ландшафтын — елга үзәне платосы белән каймаланган биек текә ярларны чагылдыра. Лалә чәчәге һәм яфраклары тирәнгә киткән, хәзерге вакытта да кадерләп сакланучы милли традицияләрне; лалә чәчәге һәм яшел төс шулай ук байлык, җирле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының күптөрлелеген аңлата. Геральдикада алтын төс — муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл; җете кызыл — кыюлык, шатлык, оптимизм, хезмәт һәм матурлык; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш; кара — мәңгелек, зирәклек, ирек символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).