Саны, урнашуы

Россия Федерациясендә мордваларның саны – 484 450 кеше (2020).

Мордвалар Мордва Республикасында, Самара, Пенза, Оренбург, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында тупланып яшиләр.

Татарстан Республиксында мордва халкы – 12065 кеше (2020), башлыча, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Тәтеш районнарында, Чаллы шәһәрендә гомер кичерәләр.

Мордва бәйрәме “Балтай”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Этник группалары, тел

Мордвалар 2 субэтноска бүленәләр (үзатамалары – эрзя һәм мукшы), аларның һәрберсенең үз теле – эрзя һәм мукшы телләре; икесе дә Урал телләре семьялыгының фин-угор төркеменә карый (кара: Мордва телләре).

Эрзя теле – 5 диалектны, мукшы теле 3 диалектны үз эченә ала.

Язулары рус графикасы нигезендә, Мордва Республикасында мукшылар, башлыча, аның көнбатыш һәм көньяк төбәкләрен, эрзя көньяк төбәген били.

Кечерәк этнографик төркемнәр дә аерыла: күбесенчә Мордва Республикасының Теньгушев районында яшәүче, кайбер очракта «шокша» (Шокша авылына нисбәтле рәвештә) дип аталучы теньгушев мордвалары, Татарстанның Кама Тамагы районында көн күрүче каратай мордвалары (кара: Мордва-каратайлар).

Мордваларның эрзя субэтносына кергән теньгушев төркеме мукшылар ягыннан өлешчә йотылуга дучар була; тикшеренүчеләрнең бер өлеше мукшылар, икенчеләре эрзялар, өченчеләре эрзя-мукшылар дип исәпләгән каратай төркеме татарларның көчле йогынтысын кичерә.

Дин

Инанучылар православие динен тота.

Мордва бәйрәме “Балтай”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Тарихы

Мордваларның бабалары – фин-угор кабиләләре – б.э.к. 1 нче меңьеллыкның икенче яртысында Идел-Ука-Сура елгалары аралыгын билиләр.

«Мордва» атамасы (Mordens) беренче тапкыр VI йөздә гот тарихчысы Иордан хезмәтләрендә искә алына, XI йөздән борынгы рус елъязмаларында очрый.

Эрзя һәм мукшыларга бүленү процессында (VI–VII йөзләрдән) Ука-Сура елгалары аралыгындагы борынгы мордвалар, шулай ук Сура һәм Мукшы елгаларының югары агымы буйларында көн күргән көньяк кабиләләрнең территориаль яктан аерымланып яшәүләре зур роль уйный. Зур территорияләрдә таралып урнашу нәтиҗәсендә, кабилә төркемнәре арасында багланышлар кыенлаша, бу төркемнәрнең башка халыклар белән элемтәләре көчәя, мукшылар һәм эрзяларның телләрендә, мәдәниятендә һәм көнкүрешендә үзгәлекләр барлыкка килә.

Озак вакытлар дәвамында мордвалар төрки халыклар (болгарлар, татарлар һ.б.) һәм Борынгы Русь белән багланышта яшиләр.

Борынгы мордваларның этник территориясендә барган миграция процесслары да аларның икегә бүленүенә мөһим сәбәп була. Болгарларның Урта Идел буен биләве һәм анда аларның дәүләт берләшмәсе – Идел буе Болгар дәүләте оешу, соңрак монгол яулары мордва этносының ике юлдан киткән үсешенә этәргеч бирә, бу үзгәлек хәзергәчә саклана.

Феодаль таркаулык чорында мордвалар рус кенәзлекләре белән якыная башлыйлар. Бергәләп Алтын Урдага каршы көрәшү бу процесска зур йогынты ясый. Мордва аксөякләре вассаллар сыйфатында Алтын Урда ханнарына хезмәт итәләр, үзара көрәштә алардан рус кенәзләре дә файдалана.

Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552), мордвалар Рус дәүләте составына керәләр, аларның күпчелек өлеше патша хөкүмәте тарафыннан ясаклы кешеләр катлавына күчерелә.

XVIII йөз уртасына кергәндә, мордвалар, башлыча, православие диненә күндерелә. Мордвалар Идел буеның аеруча христианлаштырылган халкы саналсалар да, аларның инануларында билгеле бер дәрәҗәдә православие белән катнашкан мәҗүсилек эзләре хәзергәчә саклана.

1917 елда Казанда Мордва мәдәни-агарту оешмасы нигезләнә, аның идарә рәисе беренче мордва мәгърифәтче-галиме М.Е. Евсевьев була.

Шөгыльләре

Мордваларның электән килгән төп шөгыле – сөрүле игенчелек (уҗым арышы, борай, тары, җитен, киндер). Терлекчелек (мөгезле эре һәм вак терлек), чолыкчылык, соңрак умартачылык сизелерлек роль уйный.

Йорт-җир

Элек мордваларда традицион торулыклар – урамлап төзелгән авыллар һәм салалар таралыш ала. Тораклары, гадәттә, ике яки өч өлешкә бүленгән урта-рус планировкалы өйләрдән, мукшыларда кайчак көньяк-рус планировкалы өйләрнең көнбатыш төреннән гыйбарәт була.

Мордва бәйрәме “Балтай”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Милли кием

Элек-электән мордва хатын-кызлары киеменең нигезен сары һәм яшел төс кушып, кызыл, кара, зәңгәр төстәге чигүләр белән мул бизәлгән ак киндер күлмәк (панар) тәшкил итә. Эрзя хатын-кызлары арасында өслеге тулысынча чигүле йола күлмәге (аны кызлар балигълык көнендә яки туйда кияләр), ак киндердән тегелгән, ике чабулы, халат рәвешендәге өске кием киң тарала. Мукшы хатын-кызлары балаклары тубыкка җиткән ак киндер ыштан кияләр, аларның киеме металл, сәйлән, тәңкәләр һәм кабырчыклардан эшләнгән төрле бизәмәләр белән тулыландырыла, өске кием – чикмән, туннар.

Мордваларда үзенчәлекле күкрәк бизәмәсе сыйфатында яка каптырмасы кулланыла. Эрзяларда ул – йомылмаган овал, мукшыларда трапеция рәвешендә.

Эрзя хатын-кызларының үзенчәлекле янбаш бизәмәсе – мул чигешле, укалар, йон чуклар, металл аеллар куелган пулагай, аны беренче тапкыр балигълык көнендә кияләр. Хатын-кызлар сүрәкә рәвешендәге, сөлгеләрдән, япмалардан каты өслектә биек итеп эшләнгән төрле баш киемнәре кияләр.

Кызлар арасында сәйлән белән һәм укалап чигелгән маңгай тасмасы таралган.

Мордвалар элек кыеклап үрелгән чабаталар кигәннәр. Аякларга ак һәм кара чолгаулар ураганнар.

Хатын-кызлар киеменең үзгәртелгән төрләре хәзер дә киелә. Ир-атларның төп өлешләре ак күлмәк һәм киндер ыштаннан гыйбарәт булган киеме XX йөздә кулланылыштан чыга.

Милли аш-су

Башлыча, мордваларның ризыклары игенчелек продуктларыннан әзерләнә: ачы икмәк, төрле эчлекле (күбесенчә боткалы) бәлешләр, бодай, тары, борчак оныннан коймак, токмач, салма. Ит ризыклары (мукшыларда – суган белән кыздырылган ит, эрзяларда – кыздырылган ит һәм тәмләткечләр салынган терлек эч-башлары) элек, башлыча, бәйрәмнәрдә һәм йолалар башкарганда әзерләнгән. Эчемлекләр – пуре (балдан), йорт сырасы, квас.

Мордва бәйрәме “Балтай”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Фольклор

XX йөз башына кадәр мордваларда кечкенә индивидуаль гаилә һәм ир ягыннан варисларның 3–4 буынын үз эченә алган, бүленмәгән зур гаилә яшәп килә. Совет чорында кечкенә гаилә таралыш ала башлый.

Тугандаш гаиләләр арасында традицион якын мөнәсәбәтләр саклана: бергә гаилә бәйрәмнәре үткәрелә, йорт салганда, уңышны урып-җыйганда һ.б. вакытларда үзара ярдәм күрсәтелә.

Мордва халык бәйрәмнәре игенчелек календарена бәйле. Элек яклаучы Вель-авега багышланган җәйге бәйрәм – велень-озкс тантаналы рәвештә күп халык катнашында уздырылган.

Безнең көннәрдә традицион мордва аш-су бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Фольклорның күпчелек өлешен йолалар – календарь һәм гаилә шигърияте (кәләшне йортыннан елап озату, туйдагы «шелтәләү» һәм мәдхия җырлары), гаилә-көнкүреш җырлары, эпик (илаһ тарафыннан урланган Литова исемле кыз, халыкны яклаучы каһарман һәм юлбашчы Тюшт турында), тарихи җырлар, баһадирлар, христиан диненә кадәрге аллалар, хайваннар турындагы әкиятләр тәшкил итә. Халык арасында шулай ук озын лирик җырлар, такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр саклана.

Шулай ук кара: Балтай.

Мордва бәйрәме "Балтай"

"Татарстан – безнең йортыбыз" журналы архивы

Әдәбият

Народы Поволжья и Приуралья: Коми-зыряне. Коми-пермяки. Марийцы. Мордва. Удмурты. М., 2000.

Мокшин Н.Ф. Материальная культура мордвы: этнографический справочник. Саранск, 2002.

Народы России: энциклопедия. М., 1994.

Автор – В.А. Юрчёнков