Килеп чыгышы

Бәйрәмнең килеп чыгышын Мордва Карамалысы авылы янындагы урманда чишмә буенда яшәгән (җирле халык сүзләренә караганда, аның суы хәзерге көнгә кадәр кешеләрне терелтү көченә ия) Балтай исемле дәрвиш бабай (ияртүче, жрец) белән бәйлиләр. Бервакыт ул, балаларның күңелен ачу өчен үзен өрәңге яфраклары белән бизәп, урман хуҗасы Аю рәвешендә бөтен авыл буенча йөреп чыга. Әнә шулай «Балтай» бәйрәме барлыкка килә.

Бәйрәм 100 елдан артык яшәп килә. Бу көнне мордвалар үзләренең бу җирләргә килеп утырган беренче бабаларын, урманнар иясе Виряваны һәм урман хуҗасы Аюны искә төшерәләр.

Мордва бәйрәме "Балтай"

"Татарстан – безнең йортыбыз" журналы архивы

Татарстанда Балтай бәйрәме

2000 елда Балтай Татарстан Республикасы халыкларының милли бәйрәме статусы ала, ел саен Троицадан соң беренче якшәмбедә Лениногорск районының Мордва Карамалысы авылында билгеләп үтелә.

Бәйрәм вакытында йола уздырылган аланда Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче мордва халкы вәкилләре җыела.

Бәйрәмдә катнашучылар арасында җирәбә буенча «аюлар» булачак ир-атлар сайлана. Аю гаиләсен – «аю»ны, «ана аю»ны һәм «аю баласы»н өрәңге ботаклары белән бизиләр.

Бәйрәмдә катнашучылар традицион мордва киемнәрендә әйлән-бәйлән уйныйлар һәм җырлыйлар, «аюлар» түгәрәк уртасында биеп тора. Йола әйлән-бәйләненнән соң «аюлар» Балтай бәйрәмендә катнашучылар белән бергә борынгы мордва җырларын җырлый-җырлый авылга кайталар һәм аның барлык урамнарын йөреп чыгалар.

«Аюлар» һәр йортка яхшылык телиләр, өйләргә керәләр, хуҗалар кунакларны баш иеп каршы алалар, квас эчертәләр һәм пироглар, мордва халкының башка ризыклары белән сыйлыйлар, шул ук вакытта урманнар иясенә һәм урман хуҗасына йола бүләкләре бирәләр.

Балалар шатланып бер-берсен су белән коендыралар, Алладан яңгыр сорыйлар.

Авылны урап чыккач, манзарада катнашучылар кабат «аюлар» тирәсендә әйлән-бәйлән уйныйлар, аннары «аюлар»ны «чишендерәләр», аларның «туннары»ннан өрәңге ботагы тартып алырга һәм, «шумбра чи»дип, сәламәтлек һәм бәхет теләп, аның белән күршеләренә кагылып алырга тырышалар.

Һәрбер Балтай бәйрәме мул табын һәм Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорск, Тәтеш, Кама Тамагы һәми башка районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Мордва Респубкасыннан һәм Самара өлкәсеннән килгән төрле мордва фольклор коллективлары («Эрзянка», «Мастор ягида», «Валда чи», «Умарина», «Пейделька», «Пизёлне», «Моро», «Кудо атя» һ.б.) катнашындагы бәйрәм чаралары белән тәмамлана.

Балтай бәйрәме мордва халкын миллимәдәни берләштерүгә һәм аларның үзешчән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Мордва бәйрәме “Балтай”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы