Эчтәлек

Әбү Гали Мискавейхның (932/36–1030) гарәп телендә язылган хезмәтенең фарсы, аннан соң татар теленә ирекле тәрҗемәсе (тәрҗемәчеләре билгесез).

Әсәрдә ислам дине тарафыннан рөхсәт ителгән яисә тыелган төп нигезләр, әдәп һәм әхлак кагыйдәләре һ.б. кыскача бәян ителә. Дини үгет-нәсыйхәт әдәби хикәяләү белән үрелеп бару нәтиҗәсендә укучы тарафыннан җиңел кабул ителә.

Китап татар мәдрәсәләрендә уку ярдәмлеге итеп файдаланыла.

Беренче тапкыр 1802 елда Казанда нәшер ителә. Соңрак та берничә тапкыр басыла.

Әсәр күчермәләре Казан һәм Санкт-Петербург архивларында һәм китапханәләрендә саклана.

Әдәбият

Дмитриева Л.В. Каталог тюркских рукописей Института востоковедения. М., 2002; 

Инсафутдинова М.Т. Поэтический памятник XVIII в. «Фаузен-наджат» // Уч. зап. Казан. университета. Гуманитарные науки. 2008. Т. 150, кн. 8.

Автор — А.М.Ахунов