- РУС
- ТАТ
драма актёры, режиссёр, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1968)
1905 елның 18 апреле, Санкт-Петербург – 1993 елның 8 феврале, Казан.
Г.Ф.Линсцерның улы.
Казанда Югары совет-партия мәктәбенең клуб эше сыйныфын (1922), Шәрекъ педагогия институтын (1928) тәмамлый. Бер үк вакытта Хәзерге заман театрының конструктив-тәҗрибә остаханәсе (КЭМСТ) студиясендә укый (1924–1925), шул ук театрда эшли, Татпрофсоветның күчмә театрында актёр була. 1928–1929, 1933–1934 елларда Казан Зур драма театрында актёр.
Шулай ук Петропавловск, Самара, Ульянов, Махачкала, Ярославль шәһәрләре театрларында эшли.
1935 елдан режиссёрлык белән дә шөгыльләнә башлый. Ульянов драма театрында А.В.Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» («Свадьба Кречинского», 1935), Ярославль Яшь тамашачылар театрында А.Н.Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» («Бедность не порок», 1938), «Күктән төшкән бәхет» («Не было ни гроша, да вдруг алтын», 1938), В.З.Масс һәм Н.Г.Куличенконың «Бакчалар чәчәккә күмелә» («Сады цветут», 1939) әсәрләрен сәхнәгә куя.
Актёр буларак, күбрәк характерлы рольләрдә уйный; төрле сурәтләү чараларыннан файдаланып, персонажның төгәл социаль-психол. портретын булдыра. КЭМСТ актёры буларак, эстрада спектакльләрендә биюче сыйфатында да чыгышлар ясый. Күренекле рольләре арасында Лаэрт («Гамлет», У.Шекспир), Труффальдино («Хан кызы Турандот», К.Гоцци), фон Кальб («Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Шиллер), Курбский («Борис Годунов», А.С.Пушкин), Мигаев («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Алёшка («Тормыш төбендә», М.Горький) образлары бар.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Демобилизацияләнгәннән соң, Ульяновск өлкә драма театрында режиссёр булып эшли. Анда 1946 елда А.Н.Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» («Бедность не порок»), «Соңгы корбан» («Последняя жертва») пьесаларын куя.
1946–1949 елларда Чистай рус драма театрында баш режиссёр, анда К.М.Симоновның «Прагада каштан агачлары астында» («Под каштанами Праги»), «Рус мәсьәләсе» («Русский вопрос»), К.А.Тренёвның «Любовь Яровая», Л.Н.Рахмановның «Тынгысыз картлык» («Беспокойная старость»), Д.Гоу һәм А. д’Юссоның «Тирән тамырлар» («Глубокие корни») әсәрләрен сәхнәләштерә.
1952–1968 елларда Казан Зур драма театрында әдәби бүлектә, 1968 елдан шул театрда музей мөдире булып эшли. Р.Ишморатның Казан Зур драма театрында куелган «Үлмәс җыр» («Бессмертная песнь»), «Давылга табан» («Буре навстречу») әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Казан Зур драма театрының музей фондына күп әйберләрнең (театр афишалары, программалар, фотографияләр һ.б.) коллекцияләрен туплый. Пропаганда һәм публицистик эш белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта Татар театр техникумында (1924–1928), Казан театр һәм Казан сәнгать училищеләрендә (1950 елдан), Казан Зур драма театры студиясендә укыта.
Аның шәкертләре арасында – Г.Булатова, К.Тумашева, Х.Сәлимҗанов, Н.Гәрәева, В.Гатаев, В.Кешнер, Е.Кузин һ.б. бар.
Народные артисты. К., 1980 (автордаш);
Казанская театральная лениниана. К., 1989;
Русский театр в Казани. К., 1991 (автордаш).
Автор — Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.