РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Үзәк чуаш бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919–1920 елларда Казанда чуаш телендә нәшер ителә, барысы 7 саны чыга.

Мөхәррире — А.Т.Быков.

Юнәлеше

Төбәктә игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, умартачылыкны үстерү мәсьәләләре яктыртыла.

Агроном, зоотехникларның кырларның уңдырышлылыгын арттыру, выл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары, терлекчелекнең продукция бирүчәнлеге турындагы язмалары чыга.

Соңгы битләрендә «Крәстияннәр өчен календарь» сәхифәсе урнаштырыла. Анда йорт хайваннарын карау, бакчада эшләү һәм башкалар буенча тәфсилле киңәшләр бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.