Биографиясе

1917 елның 1 октябре, БАССРның Ишембай районы Кыяуык авылы — 1973 елның 23 апреле, БАССРның Эстәрлетамак районында җирләнә.

Туган авылында киномеханик булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1030 нчы укчы полкының 76 мм лы туп расчёты командиры (11 һәм 47 нче армияләрнең 260 нчы укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Брянск, Белоруссия һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Демянск (1942–43), Орёл, Брянск (икесе дә — 1943), Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1945) катнаша.

1943 елның декабрь башында Белоруссия ССРның Гомель өлкәсендә Золотой Рог авылы өчен сугышта дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда 2 пулемётын юк итә, 1944 елның июле башында Ковель шәһәре (Украина ССР Волынь өлкәсе) өчен (дошман дзотын җимерә һәм 2 пулемёт ноктасын юк итә); 1944 елның 21 сентябрендә Щамоцин (Польша) торак пункты өчен (2 пулемётны һәм дзотны юк итә, пехота һөҗүмендә катнаша) сугышларда батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң демобилизацияләнә. Туган ягында элемтә үзәгендә эшли.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Не ради славы. М., 1969;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Кн. 4;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин