Фәнни, публицистик эпистоляр әдәбият бар.

Эпистоляр матур әдәбият аеруча киң таралган; төп формалары — шигъри хат, хатлар рәвешендә язылган роман.

Татар әдәбиятында эпистоляр әдәбият элементлары «Идегәй» дастанында, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни һ.б. әсәрләрендә очрый.

Татар әдәбиятында мөстәкыйль жанр буларак эпистоляр әдәбият ХХ йөз башында барлыкка килә: Г.Тукайның «Ана мәктүбләре», Ш.Камалның «Сердәшләр» әсәрләре. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар», А.Гыйләҗевнең «Кызлар хатлары», С.Батталның «Батый ханга ачык хат» һ.б әсәрләре яңа заман татар әдәбиятындагы эпистоляр жанр үрнәкләре булып торалар.

Әдәбият                

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — А.А.Шәмсутова