Биографиясе

1924 елның 6 марты, Самара шәһәре – 2003 ел, шунда ук.

1941–1942 елларда Саратов университетында укый.

1946 елда Мәскәү Хәрби-ветеринария академиясен тәмамлый һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы системасында ветеринария табибы булып эшли.

1947–1969 елларда Саратов зооветеринария институтында.

1969 елдан Казан ветеринария институтында, 1971–1992 елларда терапия кафедрасы мөдире.

Медальләр белән бүләкләнә.

Фәнни эшчәнлеге

 Хезмәтләре матдәләр алмашы бозылуга диагноз кую, югары продукцияле сыерлар һәм нәселле үгезләрне диспансерлау, авыл хуҗалыгы терлекләрендә ашказаны-эчәк, респиратив авыруларны булдырмауга карый.

Өч монография, югары уку йортлары өчен дәреслек, авыл хуҗалыгы терлекләренең эчке авырулары буенча 12 методик кулланма автордашы.

Хезмәтләре

Проблемы морфологии и физиологии сельскохозяйственных животных// Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1978. Т.130;

Кальциевый обмен в организме животных// Ветеринарное и зоотехническое обслуживание животноводства в новых условиях хозяйствования. Казань, 1989. (автордаш).

Әдәбият

Казанская школа ветеринарных терапевтов — традиции и современность // Казан. ордена Ленина вет. институт им. Н.Э.Баумана. Казань, 1993. С.36, 38.