Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы территориясендә, Каратун тимер юл станциясеннән – 42 км, Красновидово пристаненнан 26 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Кама Тамагы районы Чернышевка авыл советы, 1935 елдан – Тәмте районы Чернышевка авыл советы, 1958 елдан – Кама Тамагы районы Чернышевка авыл советы, 1963 елдан– Тәтеш районы Иске Барыш авыл советы, 1965 елдан Кама Тамагы районы Иске Барыш авыл советы составында. Халык саны – 420 кеше (1930 ел, руслар), 288 кеше (1939 ел, руслар).

Авыл 1970 елларда юкка чыга.