Гомуми мәгълүмат

Енисей елгасының сул ярында, Красноярск шәһәреннән 275 км төньяктарак урнашкан. 1975 елда Маклаково һәм Новомаклаково поселоклары урынында нигез салына.

Халкы – 59844 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 4611 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Лесосибирск шәһәренә татарлар Транссебер тимер юлын төзү елларында (1891–1916), Столыпин аграр реформасы (1906–11 елларда), 1921–1922 еллардагы Идел буендагы ачлык вакытында килеп урнаша.

Хәзерге вакытта шәһәрдә «Ватан» татар милли-мәгърифәт үзәге (1991 елдан), «Дуслар» татар милли-мәдәни оешмасы (2002 елдан); «Язлар» вокаль-хореография ансамбле эшли.

Сабан туе, ел саен әниләр көненә багышланган «Әнием минем» концерты, Татар китабы көне үткәрелә, Татарстаннан килгән артистлар чыгышлары, татар дискотекалары оештырыла, балалар Татарстан Республикасы җәйге лагерьларына җибәрелә.