«Татэнерго» АҖ филиалы.

Эшләүчеләр саны 1 мең чамасы кеше (2017).

1970 елда КамАЗ җылылык электр үзәге буларак төзелә башлый. 1994 елдан хәзерге исемдә. 1971 елда 2 су җылыту казаны шәһәр җылылык челтәренә кайнар су җибәрә. 1973 елда пар казаны һәм 2 турбина файдалануга кертелә. 1979 елда 9 турбинаны һәм 10 пар казанын үз эченә алган беренче чираты тапшырыла, 1993 елда 11 нче турбина 14 нче пар казаны гамәлгә кертелү белән предприятиенең киңәюе төгәлләнә.

Станциянең үзенчәлеге зур күләмдә кайнар су алу ачык системасыннан гыйбарәт. Төп ягулык сыйфатында табигый газ файдаланыла. Билгеләнгән электр егәрлеге — 1180 МВт, җылылык егәрлеге — 4092 Гкал/с, еллык җитештерү күләме — 4,5 МВт/с дән артык (2016).

Станция хезмәткәрләр дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 9 кеше — РСФСР, ТАССР, ТР ның атказанган энергетигы исеменә лаек була, 1 кеше — Ленин ордены, 2 кеше — 3 нче дәрәҗә Дан ордены, 3 кеше «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Директорлары: Л.М.Островский (1970–1977), И.Н.Һадиев (1977–1988), С.Д.Җангиров (1988–1991), С.М.Тюклин (1991–2008), А.И.Мәҗитов (2008–2012), А.М.Хаҗиев (2012 елдан).