Чистай элеваторы

Гомуми күренеше

Элеватор силос тибындагы — монолит яки җыелма тимер-бетон, планда түгәрәк, төп технология һәм транспорт җайланмалары урнаштырылган эш бинасы белән кушылып, корпусларга берләштерелгән сыешлыклардан (силослардан) гыйбарәт ашлык саклау урынын үз эченә ала. Ашлык кабул итү бункерларыннан транспортёрлар ярдәмендә эш бинасының өске өлешенә күтәрелә, үлчәнә, кушылмалардан чистартыла, ашлык киптергечләрдә киптерелә һәм өске конвейр буйлап силос өстендәге транспортёрларга җибәрелә, транспортёрлар ашлыкны силосларга төшерәләр. Ашлыкны силослар төбендәге бүрәнкәле тишекләр аша силослар астындагы конвейерларга бушаталар. Силослар ашлыкны дезинфекцияләү һәм актив җилләтү җайланмалары, температура үлчәү өчен термик асылмалар белән җиһазландырыла. Заманча эре элеваторларда машиналар һәм механизмнар белән идарә итү автоматлаштырылган, телевизион җиһазлар кулланыла.

Беренче силослы элеватор АКШта (Дулут шәһәре) 1845 елда, Россиядә 1887 елда (Түбән Новгород шәһәре) барлыкка килә.

Татарстан территориясендә 1914–1917 елларда Дәүләт банкы хисабына Бөгелмә элеваторы һәм Чаллы элеваторы төзелә. 1930 елларда Арча, Кукмара, Норлат, Ютазы, 1960 елларда Казан порты һәм Чистай элеваторлары, 1980 елларда Буа һәм Борындык (республикада иң эресе, елга 160 мең тонна ашлык кабул итүгә исәпләнгән), 2000 елларда Әлки, Мулла Иле (Яшел Үзән районы), Левашево (Алексеев районы) элеваторлары һ.б. корыла.

ТРда барлыгы 15 элеватор бар; аларда республика товарлыклы ашлыгының 50% ы чамасы, шул исәптән барлык дәүләт интервенция фонды саклана. ТРдагы эре элеваторлар каршында ашлыкны эшкәртү һәм он, ярмалар, терлек азыгы җитештерү куәтләре эшли.

Авторлар — Г.Я.Мәүлетова, С.Г.Белов