Биографиясе

1920 елның 28 декабре, БАССРның Гафури районы Игеньелга авылы — 1972 ел, Дүшәнбе, Таҗикстан Республикасы.

Чарҗау (Төрекмәнстан ССР) шәһәрендә слесарь-ремонтчы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 45 мм лы туп батареясы туп командиры, 133 нче гвардия укчы полкының (1 нче удар һәм 65 нче армияләрнең 44 нче гвардия укчы дивизиясе) танкка каршы туп батареясында взвод командиры. 2 нче һәм 3 нче Балтыйк буе, 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Тарту, Рига (икесе дә 1944 елда), Млава-Эльбинг (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның августында Валга шәһәре (Эстония ССР) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Туп расчёты белән туры төбәп, дошманның 2 пулемётын юк итә һәм пехотага дошман оборонасына үтеп керергә мөмкинлек тудыра; 1944 елның 6–7 октябрендә Сигулда (Латвия ССР) шәһәре янындагы сугышларда туп расчётлары белән пехота арасында урнаштырылган хәлдә дошманның танкын сафтан чыгара, 6 пулемёт ноктасын бастыра, 20 ләп солдатын юк итә. 1945 елның 14–18 гыйнварында Сероцк (Польша) шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышларда 5 пулемёт ноктасын бастыра, дошманның йөкле 2 автомашинасын сафтан чыгара һәм 1 отделениедән күбрәк солдатын юк итә, яралана, ләкин сугыш кырыннан китми.

Демобилизацияләнгәннән соң (1947), Ашхабад, 1949 елдан Сталинабад (хәзер Дүшәнбе) шәһәрләрендә яши.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин