Эчтәлек

Эвфемизм лексик табу нәтиҗәсе булып санала, төрле ышанулар, дини табынулар, алдан ук ялгыш фикерләүләр сәбәпле аерым әйберләрнең һәм күренешләрнең исемнәрен атарга ярамаган. Нәтиҗәдә кинаяле мәгънәләре барлыкка килә: мәсәлән, үлем турында (Гайса киткән җиргә китү – Иисус Христос); авырулар (җил чәчәге – ветряная оспа); хайваннар (камчы – змея) һ.б.

Эвфемизм шулай ук тупас, "әдәпсез" сүзләр һәм гыйбарәләрнең синонимнары булып тора, мәсәлән,  (бала төшерү – сүзгә-сүз тәрҗемәсе уронить ребёнка, сделать аборт; шайтан суы – вода шайтана, чёрта – водка).

Эвфемизмнар дисфемизмнарга – тупас, кимсетүле, "әдәпсез" сүзләргә каршы торалар.

Әдәбият

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.                       

Автор – Л.К.Бәйрәмова