Эчтәлек

Ай календаре буенча билгеләп үтеләләр. Бигрәк тә 4 «тыелган» ай (сугышлар өчен) аерып күрсәтелә: мөхәррәм, рәҗәб, шәгъбән һәм рамазан. Аеруча хөрмәт күрсәтелгән мөселман бәйрәмнәре шул айларга туры килә.

Иң әһәмиятле мөселман бәйрәмнәре — Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме.

Гомуми кабул ителгән мөселман бәйрәмнәре:

  • һиҗри ел исәбе белән Яңа ел (мөхәррәмнең — мөселман елының 1 нче аеның 1 нче көне — Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килүе (һиҗрәт көне) һәм анда мөселман җәмәгате төзелү истәлегенә);
  • Гашура (мөхәррәм аеның 10 нчы көне, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы, шәһит киткән шигыйләр имамы Хөсәен истәлегенә; бу көндә сөнниләр Аллаһның пәйгамбәрләрен һәм рәсүлләрен искә алалар);
  • Мәүлид (Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне);
  • Рәгаиб (рәҗәб аеның 3 нче көненнән 4 нче көненә каршы кич, беренче җомгасына каршы кичкә туры килә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең атасы Габдулла белән анасы Әминә никахлашкан көн истәлегенә);
  • Мигъраҗ (пәйгамбәрнең Иерусалимга төнге сәфәре истәлегенә); ураза башлану (рамазан аеның 1 нче көне);
  • Кадер киче (тәкъдир киче);
  • Бәраәт киче (шәгъбән аеның 15 нче көненә каршы кичтә мөселманнар Аллаһтан рәхим-шәфкать сорап ялваралар);
  • Гарәфә (Корбан бәйрәменнән алдагы көн; бу вакытта укылган намаз Аллаһ тарафыннан аеруча юмарт бүләкләнә).

Мөхәррәм аеның 16 нчы көнендә Идел буе болгарларының ислам кабул итүе (922) билгеләп үтелә.

Җомга атналык бәйрәм көне булып исәпләнә.

Әдәбият  

Хәйри Ә. Ислам дине бәйрәмнәре. К., 1996;

Ниязи А. Мусульманские праздники. М., 1990.