Административ-территориаль буйсынуы

1914 елда нигез салына.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостенә керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта «Трудовик» колхозы оеша. 2007 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар территориясендә эшли) составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Элегрәк поселокта клуб эшли.

Халык саны

1926 елда – 257,
1938 елда – 321,
1949 елда – 270,
1958 елда – 193,
1970 елда – 181,
1979 елда – 142,
1989 елда – 66,
2002 елда – 26,
2010 елда – 22,
2017 елда – 14 кеше (руслар).