1794 елның 20 июне, Әстерхан шәһәре – 1855 елның 10 гыйнвары, Казан. 

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1812), шунда ук эшли, профессор (1816 елдан), шәһәр астрономия обсерваториясен җитәкли (1816–1850), физика-математика факультеты деканы (1822–1830), проректор (1845), ректор (1846–1855).

Бер үк вакытта Казан университеты каршындагы педагогия институтның директоры (1831–1833).

Казанда, Казан университеты каршында шәһәр астрономия (1833) һәм магнит (1842) обсерваторияләрен оештыручыларның берсе. И.Симонов тырышлыгы белән Казан астрономия обсерваториясендә анналлар (хезмәтләр) нәшер итү башлана (1842).

Галим-астроном буларак, И.Симонов Ф.Ф.Беллинсгаузен һәм М.П.Лазарев җитәкчелегендә «Мирный» һәм «Восток» шлюпкаларында дөнья тирәли хәрби-диңгез экспедициясе (1819–1821) составына кертелә, бу экспедиция 1820 елның 28 гыйнварында Антарктида материгын ача.

Ул шулай ук метеорологик, гляциологик, гидрогеологик, магнитик һәм башка фәнни күзәтүләр һәм тикшеренүләр алып бара.

Координаталарның астрономия билгеләмәләре нигезендә И.Симонов Петр I утравын, Александр I Җирен һәм Төньяк Шетланд утраулары төркемендә Россия экспедициясе ачкан берничә утрауны карталарга төшерә.

Яктырткычларның үлчәнгән биеклекләре буенча җирле вакытны билгеләүнең үзенчәлекле алымын эшли.

Россиядә беренчеләрдән булып Җир магнетизмын өйрәнүгә керешә.

Казан, Сембер, Оренбург губерналарында күп кенә торак пунктларның географик координаталарын билгели.

Казан шәһәр обсерваториясендә йолдыз тупланышларына (беренче чиратта, Иләк йолдыз) һәм 1846 елда ачылган Нептун планетасына күпсанлы күзәтүләр үткәрә.

Хезмәтләре күзәтүләргә нигезләнгән астрономиягә, геодезиягә, Җир магнетизмына карый. Астрономик инструментларны камилләштерү белән шөгыльләнә.

Бүләкләре

I һәм II дәрәҗә Изге Анна, III һәм IV дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Симонов - Лобачевский. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

Тын океанның көньяк өлешендәге утрауга һәм Петр I утравының төньяк-көнчыгыш борынына И.Симонов исеме бирелә, Антарктида картасында аның исеме ике борынга һәм калкулыкка төшерелә.

Казан университеты бинасына мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре

Астрономические и физические наблюдения профессора Симонова, деланные во время путешествия его около света. СПб., 1828.

Опыт математической теории земного магнетизма // Ученые записки Казанского университета. 1835. Кн. 3.

Записки и воспоминания о путешествии по Англии, Франции, Бельгии и Германии в 1842 году. Казань, 1844.

Әдәбият

Рассказы о Казанских учёных. Казань, 1983.

Сахибуллин Н.А. Дух просится вперед: движение жизни И.М.Симонова // Казань. 1999. № 7/8.

Автор – Р.Г.Усманов