Император Александр I нең 1804 елның 5 (17) ноябрендә кул куйган Устав һәм Раслау грамотасы нигезендә 1805 елның мартында ачыла.

Хәзерге Россия территориясендә Мәскәү университетыннан кала икенче университет.

1917 елга кадәр император университеты, 1925 елда В.И.Ульянов-Ленин исеме бирелә. 2011 елдан – Казан (Идел буе) федераль университеты.

Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), Ленин (1979) орденнары белән бүләкләнә.

РФ Президенты Б.Н.Ельцинның 1996 елның 30 июль Указы белән Россия тарихи-мәдәни мирасының аеруча кыйммәтле объектлары дәүләт җыелмасына кертелә.

Оешуы

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе җирлегендә оештырыла, аның иң яхшы укытучылары (И.Ф.Яковкин, И.И.Запольский, И.И.Эрих) – университет укытучылары, ә өлкән сыйныф укучылары студентлары булып китәләр (шул исәптән С.Т.Аксаков).

Казан университетында Мәскәү университетыннан, Медико-хирургия академиясеннән, руханилар академияләреннән, Германия һ.б. илләрдән чакырылган профессорлар эшли башлый.

Баштагы 10 елда укыту планнары һәм программалары эшләнү стадиясендә була, Устав тарафыннан каралган бүлекләр оештырылмый, студентлар саны 45 тән артмый.

1814 елда университет рәсми төстә ачыла, составында – әхлакый һәм сәяси фәннәр, физика һәм математика, дәвалау, тел фәннәре бүлекләре була.

1819 елда студентлар саны 169 га җитә.

М.Л.Магницкий ревизиясе

Казан университеты өчен 1819 елда Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий тарафыннан уздырылган ревизия авыр сынау була. Ул уку-укыту эшенең торышын бик түбән бәяли, университетны дәһрилек, сәяси фикер хөрлеге, әхлаксызлык приюты («Анда дәһрилек һәм фетнә орлыклары чире хөкем сөрә») дип атый һәм аны ябарга тәкъдим итә.

Магницкий эшләгән елларда (1819–1825) күп кенә профессорлар университеттан эштән җибәрелә (Г.И.Солнцев, И.Е.Срезневский, Е.В.Врангель һ.б.), укыту программасыннан рәсми идеологиягә туры килмәгән бүлекләр төшереп калдырыла, китапханәдән күп китаплар алына; эчке тәртипләрнең катгыйлануы нәтиҗәсендә студентларның саны 110 га кадәр кими.

Шул ук вакытта университетның бюджеты сизелерлек арта, төп бина төзелә, фәнни тикшеренүләр өчен кыйммәтле җиһазлар булдырыла.

Шул елларда талантлы яшь галимнәр Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, Ф.Х.Эрдманның эшчәнлеге башлана.

1825–1835 елларда 1804 елгы Устав рәсми рәвештә гамәлдә кала, ләкин император Николай I заманында идарәне бюрократлаштыру нәтиҗәсендә университет, асылда, автономиясен югалта.

1835 елгы Устав

1835 елгы Устав буенча Халык мәгарифе министрлыгы һәм уку-укыту округлары попечительләре тарафыннан университетлар өстеннән күзәтчелек итү көчәя, ректорлар һәм гыйльми советларның хокуклары чикләнә, сайлау башлангычлары кыскартыла, катгый дисциплина кертелә.

Шуның белән бергә уку йортының статусы билгеләнә һәм ярдәмче базаны (китапханәләр, обсерваторияләр, лабораторияләр, кабинетлар, клиникалар, типографияләр) финанслау арта.

Казан университетыда 3 факультет эшли: философия (тел белеме һәм физика-математика бүлекләре белән), юридик, медицина.

1835 елда тел белеме бүлеге составында Шәрык бүлеге (1855 елда Петербург университетына күчерелә), 1844 елда юридик факультетның Камераль разряды ачыла, ул дәүләт милке белән идарә итү буенча белгечләр әзерли.

Фәнни мәктәпләр оештырыла, ләкин университетның мәгариф үсешендәге роле ясалма рәвештә түбәнәйтелә.

1840–1850 елларда студентлар саны артмый, 300–380 кеше була.

1850 елларның икенче яртысында университет тормышын либеральләштерүгә күчеш сизелә, студентлар кабул итүдә чикләүләр бетерелә, аларның саны тиз арта башлый (1863 елда 600 дән артык кеше), төрле катлау вәкилләренең өлеше 40% ка кадәр арта. Студентларның социаль составы буенча Казан университеты Россиядә иң демократик уку йорты була.

1863 елгы Устав

1863 елгы Устав университетларның киң автономиясенә башлангыч бирә, советларның хокуклары киңәя, аларның составына барлык профессорлар керә, профессорлар ректор, деканнарны сайлый, фәннәрнең бүленешен, аларны укыту тәртибен раслый.

Яңа Уставка туры китереп, Казан университеты юридик, медицина, физика-математика һәм тарих-филология факультетларыннан тора.

Кафедралар һәм укытучылар саны 2 тапкырдан да артып китә.

Университетка барлык урта белемле кешеләр керә ала, дәресләргә ирекле йөрү һәм имтиханнарның уңайлы графигы рөхсәт ителә.

Шуның белән бергә студентларның үзешчән берләшмәләре һәм коллектив рәвештә каршылык күрсәтү акцияләре катгый тыела.

1860–1870 елларда Казан университеты уңышлы үсешкә ирешә, студентлар саны 1884 елга 900 кешедән арта, фәнни тикшеренүләр активлаша.

1873 елда Казан университеты җирлегендә ветеринария институты ачыла (кара: Казан ветеринария медицинасы академиясе).

1876 елдан университет каршында Казан югары хатын-кызлар курслары эшли.

Иҗтимагый тормышның либеральләшүе фәнни оешмалар – Табигыятьчеләр җәмгыяте (1869), Казан табибләре җәмгыяте (1877), Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең (1878) эшчәнлеге үсешенә этәргеч бирә.

Шуның белән бергә 1860 еллар ахырыннан автономияне чикләү сәясәте уздырыла. Попечитель П.Д.Шестаковның университет тормышының барлык якларын катгый күзәтүе дә либераль профессорлар арасында ризасызлык тудыра.

Конфликтлар нәтиҗәсендә 1868 елда А.М.Бутлеров Петербург университетына күчә; 1871 елда П.Ф.Лесгафт эшеннән азат ителә, моңа каршы протест белдереп, профессорлар Н.А.Головкинский, А.Я.Данилевский, В.Г.Имшенецкий, В.В.Марковников, А.И.Якобий, А.Е.Голубев, П.И.Левитский отставкага китәләр.

1878 елда университет инспекциясе өчен инструкция, 1882 елда студентлар өчен кагыйдәләр кертелә, 1863 елгы Уставның кайбер кагыйдәләре шулар нигезендә бетерелә.

1884 елгы Устав

1884 елгы Устав автономияне юкка чыгара һәм яңадан идарәнең үзәкләштерелгән структурасын булдыра. Ректорлар император фәрманнары белән, деканнар халык мәгарифе министры әмерләре белән билгеләнә.

Уку-укыту округы попечителенең йогынтысы кими, ләкин ректорның хакимлеге кискен арта, профессорлар аның әмере белән билгеләнә.

Абитуриентларга карата булган таләпләр катгыйлана, барлык укырга керүчеләрдән гимназия курслары өчен имтиханнар тапшыру таләп ителә, руханилар семинарияләрен тәмамлаучылар өчен укырга керү чикләнә.

Студентларның тәртипләрен күзәтү яңадан кертелә (дәресләр вакытында гына түгел, укудан тыш вакытта да). Чынлыкта университетта инспекторлар һәм аларның ярдәмчеләреннән полиция оештырыла.

Яңа Уставка каршы протест 1887 елгы сходкада чагыла.

Студентлар саны ХХ йөз башына кадәр артмый диярлек (1898 елда – 938 кеше).

Шуның белән бергә университетны финанслау арта, яңа биналар төзелә, укытуның дәрәҗәсе күтәрелә.

Фәнни мәктәпләр яңа үсеш ала. Казан физика-математика җәмгыяте (1890) һәм Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте (1891) оештырыла.

1884 елгы Уставка һәм студентларны солдатка бирүгә каршы бөтенроссия студентларының 1899 елгы забастовкасы хөкүмәтне ташламалар ясарга мәҗбүр итә.

Халык мәгарифе министры күрсәтмәләре һәм Студент учреждениеләрен оештыруның вакытлы кагыйдәләре (1901) дисциплина режимын йомшарта: инспекциянең җәза бирү функцияләре бетерелә, студентларга сәяси булмаган җәмгыятьләр, оешмалар булдыру рөхсәт ителә.

1905 елгы Вакытлы кагыйдәләр

Россиядә 1905–1907 еллар революциясе көчәйгән вакытта кабул ителгән 1905 елгы Вакытлы кагыйдәләр университетка автономияне кайтара. Кабул итү кагыйдәләре җиңеләю сәбәпле, студентлар саны 1903 елда 968 дән 1905 елда 1225 кә кадәр арта.

Шул ук елда университетка беренче тапкыр, әлегә ирекле тыңлаучылар буларак, 200 дән артык хатын-кыз кабул ителә.

1906 елда тарих-филология факультеты җирлегендә яңадан Казан югары хатын-кызлар курслары ачыла.

Революция бастырылганнан соң, 1907 елның ноябрендә, автономия чикләнә, хатын-кызларны кабул итү туктатыла.

1908 елның ноябрендә Хакимлек итүче сенат фәрманы белән 1884 елгы Устав яңадан торгызыла, ләкин ректорлар һәм деканнарның сайланып куелуы саклана.

1905 елдан соң студентлар саны тиз артуын дәвам итә, 1910 елда 3 мең кешегә җитә, ләкин 1914 елга 2 меңгә кадәр кими. Моңа 1909 елда Саратов университеты ачылу сәбәп була, Түбән Идел буе урта уку йортларын тәмамлаучыларның күпчелеге шунда укырга керә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында барлык факультет студентларын (медицина факультетыннан тыш) хәрби хезмәттән вакытлыча азат итү туктатыла, шуңа күрә 1915 елга аларның саны 500 гә кадәр кими. Шул ук елда университетка яңадан хатын-кызлар кабул ителә башлый.

Казан университетының 1917 елга кадәр Россия иҗтимагый тормышындагы роле

1917 елга кадәр Казан университеты илнең иҗтимагый тормышында әһәмиятле роль уйный. 1861–1863 елларда аның каршында «Җир һәм ирек» революцион оешмасының Казан бүлеге эшли, 1863 елда студентлар Казан фетнәсендә, 1874 елда «халык арасына чыгуда» катнашалар.

Студентлар Россиядә марксизмны тарату башында торган Федосеев түгәрәкләренең (1888–1890), ХХ йөз башларында социал-демократларның җирле оешмаларының һәм социалист-революционерлар партиясенең күпчелек өлешен тәшкил итәләр.

Университетның элеккеге студенты Д.А.Каракозов 1866 елда император Александр II гә беренче тапкыр һөҗүм ясый.

Университетта студентларның күмәк чуалышлары 1882, 1887, 1902, 1904, 1905 елларда була. Университет профессорлары 1860 еллардан земство һәм шәһәр үзидарә органнарының актив өлешен тәшкил итәләр. Профессор Э.П.Янишевский – шәһәр башлыгы, 5 профессор – I–IV Дәүләт Думалары депутатлары, Н.П.Загоскин – Дәүләт советы әгъзасы, М.Я.Капустин – III Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, И.В.Годнев Вакытлы хөкүмәт министры була.

Николай Павлович Загоскин (1851–1912)

Тарихчы, хокук белгече, дәүләт хокукы докторы, публицист, нашир, җәмәгать эшлеклесе

1917–1920 еллар

1917 елгы Февраль революциясеннән соң университетның автономиясе 1905 елгы Вакытлы кагыйдәләр күләмендә яңадан кайтарыла.

Кабул итү шартларының либеральләшүе нәтиҗәсендә, 1917 елда университетка 1885 кеше укырга керә (шуларның яртысыннан артыгы – хатын-кызлар).

Казан университеты советы 1917 елның 9 декабрендә большевикларның хакимияткә килүен гаепли.

В 1917/18 уку елында дәресләр иске программа буенча бара, совет власте органнары университет тормышына катнашмыйлар.

Университет советы һәм профессорларның күпчелеге 1918 елның августында Чех-словак корпусы гаскәрләре һәм КОМУЧның халык армиясенең Казанны алуын хуплый һәм Учредительләр җыены әгъзалары комитетына теләктәшлек күрсәтә.

100 дән артык укытучы һәм студентларның шактый өлеше чигенүче акгвардиячеләр белән шәһәрдән китә. Аларның бер өлеше 1919–1920 елларда кире кайта.

1918 елның көзеннән югары мәктәпне актив рәвештә үзгәртеп кору башлана (адмистратив үзгәртү, аеру һәм берләштерү), ул 15 ел дәвам итә.

1918 елда урман факультеты булдырыла, 1919 елның мартында юридик факультет кыскартыла, аның урынына юридик-сәяси, икътисад һәм тарих бүлекләре белән иҗтимагый фәннәр факультеты оештырыла, анда марксизм идеологиясе актив өйрәнелә.

Шул ук елда университетка Казан югары хатын-кызлар курсларын кушалар.

Студентларны пролетарлаштыру башлана; эшче һәм крәстиян яшьләрен университетка керергә әзерләү өчен 1919 елда Казан университетының эшчеләр факультеты оештырыла (1920 еллар башыннан 1930 еллар уртасына кадәр аны тәмамлаучылар студентларның 35% ын тәшкил итә).

1921 елда тарих-филология факультеты, 1922 елда иҗтимагый фәннәр факультеты ябыла, укытучылар һәм студентларның күпчелеген Шәрекъ педагогия институтына күчерәләр.

Урман факультеты 1922 елда Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты составына күчерелә (кара: Казан аграр университеты).

1922 елда, СССР югары уку йортлары укытучыларының протест акциясендә («профессорлар забастовкасы»нда) катнашкан өчен, математик А.А.Овчинников, тарихчы И.А.Стратонов, психиатр Т.Я.Трошин чит илгә сөрелә.

1922/23 уку елы башына университетта бары тик физика-математика, медицина факультетлары һәм эшчеләр факультеты гына кала.

1928 елда – Совет хокукы факультеты, 1930 елда геология-биология һәм икътисад факультетлары ачыла, химия бүлеге яңа оештырылган Казан химия-технология институтына бирелә (кара: Казан технология университеты).

1930 еллар

1930 елда медицина факультеты Казан медицина институты итеп үзгәртелә (кара: Казан медицина университеты), 1931 елда совет хокукы һәм икътисад факультетлары җирлегендә совет төзелеше һәм совет хокукы институтлары булдырыла (кара: Казан юридик институты, Казан финанс-икътисад институты).

Нәтиҗәдә факультетлар саны яңадан кыскартыла (физика-математика, геология-биология һәм эшчеләр факультетлары).

Университетны таркату һәм аның җирлегендә махсус югары уку йортлары булдыру күздә тотыла. Шуның өчен 1931 елда факультетлар һәм кафедралар урынына механика-математика, астрономия-геодезия, физика, геофизика, геология-минералогия, география, туфрак-агрохимия, зоология, ботаника, физиология, химия, аэрономика бүлекләре ачыла. Соңгысы 1932 елда авиация институты итеп үзгәртелә (кара: Казан милли тикшеренү техник университеты).

СССР Үзәк башкарма комитетының 1932 ел 19 сентябрь карары буенча 1930–1931 еллардагы реформалар хата санала, белгечлекләрне бүлгәләү, югары белемгә утилитар караш, университетларны бетерү гаепләнә. Югары белем бирүнең традицион системасына кире кайту башлана.

1932 елның көзендә кафедралар, 1933 елда факультетлар яңадан булдырыла: физика-математика, химия, биология, геология-туфрак-география.

1939 елда география һәм тарих факультетлары (1940 елдан – тарих-филология) ачыла.

1930 елларда илдә репрессияләр көчәйгән шартларда, Казан университеты профессорлары В.Н.Слепков, М.К.Корбут, Н.Н.Эльвов, Н.-Б.З.Векслин, С.П.Сингалевич, Г.Х.Камай, күп кенә башка укытучылар, хезмәткәрләр, студентлар кулга алына һәм хөкем ителә.

Камай Гыйлем Хәйри улы

Химик-органик, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

1940 еллар

1940 елда университетта 2 меңнән артык студент исәпләнә.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, укытучыларның һәм студентларның күп өлеше фронтка китә, ләкин университет кадрлар әзерләвен дәвам итә.

1941/42 уку елының беренче семестрыннан тыш, чөнки ул вакытта барлык укытучы һәм студентлар саклану корылмалары төзелешендә эшлиләр, дәресләр гадәттәгечә уздырыла. Студентлар саны 1943 елга 406 кешегә кадәр кими, ләкин сугыш ахырына 700 гә кадәр арта.

Казан университеты җирлегендә СССР Фәннәр Академиясенең эвакуацияләнгән фәнни бүлекчәләре эшли (кара: СССР Фәннәр Академиясе оешмаларының Казан группасы), университетта күп кенә атаклы галимнәр укыта: академиклар Б.Д.Греков, Н.Е.Кочин, С.Л.Соболев, Е.В.Тарле, мөхбир әгъза Л.И.Иванов һ.б.

Университетның 90 нан артык хезмәткәре һәм студенты фронтта һәлак була.

Сугыш беткәннән соң, университетның укыту һәм фәнни эшчәнлеге киң үсеш ала. 1946 елда 1089 студент исәпләнә, 1954 елга аларның саны 3111 гә кадәр арта.

1949 елда геология факультеты оештырыла, туфрак белеме кафедрасы биология-туфрак факультеты дип атала башлый.

Нефть чыгару һәм эшкәртү белән бәйле яңа белгечлекләр кертелә.

1950–1980 еллар

1952 елда юридик факультет яңадан булдырыла.

Галимнәр буыны алмашу сәбәпле, профессорлар, фән докторларының саны кими. Фәнни тикшеренүләрнең үсешенә идеологик кампанияләр каршылык күрсәтә (космополитизм белән көрәш, «лысенковщина»).

Хаксыз тәнкыйтькә һәм административ репрессияләргә филолог А.И.Вознесенский, туфрак белгече М.А.Винокуров, биолог Н.А.Ливанов, тел белгече Р.А.Хәкимова һ.б. дучар була.

Казан университетының 1950 еллар уртасыннан 1980 еллар ахырына кадәр ныклы үсешенә фән-техника революциясе шартларында фәннең роле арту сәбәпче була. 1954 елга университетта 50 кафедра, 3,1 мең студент, 300 дән артык укытучы исәпләнсә, 1980 еллар уртасына – 72 кафедра, 11 меңнән артык студент, 800 дән артык укытучы була.

Университетның матди базасы да шактый ныгый. 1973 елда физика корпусы файдалануга тапшырыла, 1977 елда 2 нче уку корпусы, 1978 елда китапханәнең яңа бинасы эшли башлый.

1966 елда Казан университеты илдәге дүрт база университеты санына кертелә, СССР югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы карамагына күчерелә.

1967 елда югары уку йортлары укытучылары квалификациясен күтәрү факультеты ачыла.

1960 елда физика-математика факультеты физика һәм механика-математика факультетларына бүленә, соңгысыннан 1978 елда хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты аерылып чыга.

1980 елда тарих-филология факультеты тарих һәм филология факультетларына бүленә.

1989 елда татар филологиясе һәм тарихы, экология факультетлары, 1990 елда журналистика факультеты ачыла.

1990–2000 еллар

СССРның таркалуы, 1990 еллар башындагы икътисади һәм сәяси кризис, бер яктан, фән һәм югары мәктәпләрне финанслауның кинәт кимүенә китерә. Икенче яктан, совет чорында формаль генә булган университет автономиясе чынлыкка аша.

Структур бүлекчәләрдәге, уку-укыту процессының эчтәлегендә һәм аны оештырудагы, фәнни эшчәнлекләрдәге реформалар профессор-укытучылар коллективы һәм җитәкчелекнең карарына нигезләнеп уздырыла.

Белгечлекләр номенклатурасы киңәя, бюджеттан тыш финанслау шактый үсеш ала.

1990–2000 елларда уку-укыту бүлекчәләре структурасында күп төрле үзгәрешләр була. 2010 елга: Көнчыгышны өйрәнү институты (Көнчыгышны өйрәнү, көнчыгыш телләр, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр әзерли), А.М.Бутлеров исем. Химия институты (2003 елда фәнни-тикшеренү институты химия факультеты белән берләштерелә); биология-туфрак, хисаплау математикасы һәм кибернетика, география һәм экология, геология, журналистика һәм социология, тарих, психология, татар филологиясе һәм тарихы, физика, филология (рус филологиясе, роман-герман филологиясе, лингвистика), философия (философия, дин белеме, сәясәт белеме, культурология), икътисад факультетлары эшли.

2010 еллар

2010 елга укыту 44 белгечлек буенча алып барыла. Көндезге бүлектә якынча 10 мең, кичке бүлектә 600, читтән торып уку бүлегендә 3000, филиалларында якынча 3500 студент укый.

Университет каршында әзерләү бүлеге (1966 елдан), укытучыларның квалификациясен күтәрү факультеты (1967 елдан), әзерләү бүлекләре һәм студентларга өстәмә белем бирү бүлекчәләре белән өзлексез белем бирү бүлеге эшли.

РФ хөкүмәтенең 2010 елның 2 апрелендәге карары белән Казан университетының юридик статусы үзгәрә – «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе барлыкка килә.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел 2 февраль приказы белән Казан университетына Татар гуманитар-педагогия университеты, Казан финанс-икътисад институты, Алабуга педагогия университеты, 2012 елдан Кама инженерлар-икътисади академисе кушыла.

2018/19 уку елы башына Казан университетында:

  • Экология һәм табиагтьтән файдалану институты
  • Геология һәм нефтьгаз технологияләре институт
  • Н.И. Лобачевский исем. Математика һәм механика институты
  • Физика институты
  • А.М. Бутлеров исем. Химия институты
  • Юридик факультет
  • Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты
  • Лев Толстой исем. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
  • Психология һәм мәгариф институты
  • Информацион технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе
  • Фундаменталь медицина һәм биология институты
  • Инженерлык институты
  • Халыкара мөнәсәбәтләр институты
  • Бизнес югары мәктәбе
  • Социальфәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты
  • Идарә, икътисад һәм финанс институты
  • Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б.

2018 елда университетның барлык бүлекчәләрендә 33 414 студент; филиалларны да кертеп 46 195 студент укый. Укытучылар коллективында 2913 кеше эшли.

Мәшһүр шәкертләре

Эшләү дәверендә университет 90 меңнән артык белгеч әзерли. Революциягә кадәр чорда аның студентлары һәм ирекле тыңлаучылары:

  • дәүләт эшлеклеләре А.М.Княжевич, М.И.Галкин-Враский, А.П.Әхмәтов,
  • язучылар С.Т.Аксаков, П.И.Мельников (А.Печерский), Л.Н.Толстой, П.Д.Боборыкин,
  • композитор М.А.Балакирев,
  • мөфти М.Солтанов,
  • татар иҗтимагый хәрәкәте һәм мәгарифе эшлеклеләре Г.Ә.Ваһапов, Ш.И.Әхмәров, С.Ш.Алкин, Х.М.Ямашев, Ә.Г. һәм И.Ә.Әхтәмовлар, Ф.Ф.Туктаров,
  • Россия халыклары мәгърифәтчеләре – чуаш И.Я.Яковлев, мари В.М.Васильев, мордва М.Е.Евсевьев, бурят Д.Банзаров.

Совет чорында – партия һәм дәүләт эшлеклеләре Г.Б.Баһаветдинов, Ф.Ә.Табеев, В.Н.Лихачёв, К.Ш.Исхаков, Н.В.Фёдоров, мәдәният эшлеклеләре М.Х.Сәлимҗанов, С.С.Говорухин, Р.Г.Кутуй.

Казан университетында фән

Казан университеты эшчәнлегенең беренче унъеллыгында башланган фәнни мәктәпләрнең үсеше нәтиҗәсендә XIX йөз уртасына университет Россия фәненең иң эре үзәкләренең берсенә әверелә.

Математика өлкәсендә университетта беренче профессор М.Ф.Бартельс була, Н.И.Лобачевскийның нәевклид геометриясе математика фәненә зур үсеш бирә.

XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында математика фәне буенча тикшеренүләрне В.Г.Имшенецкий, П.С.Назимов, А.В.Васильев, Н.Н.Парфентьев һ.б. алып бара.

Механика белеменең үсешендә П.И.Котельников, И.С.Громека, А.П.Котельниковның хезмәтләре мөһим роль уйный.

Физика фәнен Ф.К.Броннер укыта башлый. И.А.Больцани ярдәме белән университет физика буенча тикшеренүләр өчен матди база ала, бу тикшеренүләрне XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында А.С.Савельев, Р.А.Колли, Н.П.Слугинов, Д.А.Гольдгаммер алып бара.

Астрономия буенча башлап атаклы галим И.А.Литтров шөгыльләнә, аның эшчәнлеген И.М.Симонов, М.А.Ковальский, Д.И.Дубяго дәвам итәләр, астрономия буенча тикшеренүләрнең уңышлы үсешенә ХХ йөз башында В.П.Энгельгардт исем. Астрономия обсерваториясе ачылу булышлык итә.

1830 еллардан университетта Казан химия фәнни мәктәбе оеша, химия профессорларының (Н.Н.Зинин, К.К.Клаус, А.М.Бутлеров, В.В.Марковников, А.Н.Попов, А.М.Зайцев, Ф.М.Флавицкий) хезмәтләре дөнья химия фәненә зур өлеш кертә. М.Я.Киттары, А.М.Зайцев, И.И.Канонников химия технологиясе проблемалары өстендә эшлиләр.

Геология буенча тикшеренүләрне П.И.Вагнер башлый, XIX йөзнең икенче яртысында Казан геология фәнни мәктәбе һәм Казан геоморфология фәнни мәктәбе булдырыла (Н.А.Головкинский, Ф.Ф.Розен, А.А.Штукенберг, П.И.Кротов, Б.К.Поленов, А.В.Нечаев).

Метеорология буенча тикшеренүләрне А.Я.Купфер башлый. И.Н.Смирнов синоптик метеорологиягә нигез салучыларның берсе була.

XIX йөз уртасыннан табигыять-математика һәм медицина факультетлары кысаларында биология фәннәре үсеш ала. Кеше һәм хайваннар физиологиясе (Н.О.Ковалевский, Н.М.Мельников, Н.А.Миславский, А.Ф.Самойлов), зоология (Н.П.Вагнер, Э.А.Эверсман, М.М.Усов, М.Д.Рузский, И.П.Забусов, Н.А.Ливанов), ботаника, геоботаника һәм үсемлекләр физиологиясе (А.А.Бунге, П.Я.Корнух-Троицкий, Н.Ф.Леваковский, С.И.Коржинский, В.А.Ротерт, А.Я.Гордягин, Б.А.Келлер, В.В.Лепёшкин) буенча тикшеренүләрдә әһәмиятле фәнни нәтиҗәләргә ирешелә.

Казан университетыда Россия биохимия фәненең үсеше башлана (А.Я.Данилевский, А.Я.Щербаков, А.А.Панормов).

Медицина фәненең башында И.О.Браун, К.Ф.Фукс тора, аларның эшчәнлеген А.А.Китер, Ф.О.Елачич, А.Н.Бекетов дәвам итә.

XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында фәнни тикшеренүләр медицинаның төрле өлкәләрендә алып барыла: эчке авырулар буенча (Н.А.Виноградов, А.Н.Казим-Бәк, С.С.Зимницкий, М.Н.Чебоксаров), балалар авырулары (Б.А.Аргутинский-Долгоруков, В.К.Меньшиков), гистология (К.А.Арнштейн, А.С.Догель, Ф.В.Овсянников), офтальмология (Е.В.Адамюк, А.Г.Агабабов, В.В.Чирковский, В.Е.Адамюк), невропатология һәм психиатрия (В.М.Бехтерев, А.И.Фрезе, Л.О.Даркшевич, А.В.Фаворский), венерология (А.Г.Ге, В.Ф.Бургсдорф), акушерлык һәм гинекология (В.С.Груздев), хирургия (Л.Л.Лёвшин, Н.А.Геркен, Н.Ф.Высоцкий).

1900 елда Париждагы Пастеров институтына охшаш Бактериология институты ачыла (кара: Казан медицина фәнни мәктәпләре, Казан медицина университеты клиникалары, Казан медицина академиясе клиникалары, Казан эксперименталь микробиология фәнни-тикшеренү институты).

Казан университеты эшчәнлегенең беренче елларыннан ук анда юридик фәннәр укытыла. Атаклы галимнәр – хокук белгечләре Д.И.Мейер, Н.П.Иванов, Г.Ф.Шершеневич, В.В.Ивановский, А.А.Пионтковский, С.В.Пахман, С.М.Шпилевский, В.Ф.Залесский.

Россия тарихын өйрәнүнең башында С.В.Ешевский, А.П.Щапов тора.

XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында Россия тарихы буенча тикшеренүләрне тарих-филология факультетында Н.А.Фирсов, Д.А.Корсаков, Н.Н.Фирсов, юридик факультетта Н.П.Загоскин алып бара.

Шул ук вакытта гомуми тарих мәктәбе барлыкка килә (Н.А.Осокин, М.М.Хвостов, В.К.Пискорский, Н.Н.Грацианский һ.б.).

Славян филологиясе буенча тикшеренүләргә В.И.Григорович башлангыч бирә, аның эшчәнлеген М.П. һәм Н.М.Петровскийлар дәвам итә.

1870 елларда И.А.Бодуэн де Куртенэ Казан лингвистика фәнни мәктәбен оештыра (Н.В.Крушевский, В.А.Богородицкий, А.И.Александров, Е.Ф.Будде һ.б.).

Шәрекъ бүлеге Россиядә иң зур тикшеренү үзәгенә әверелә, аны Петербург университетына күчергәннән соң, көнчыгыш тикшеренүләре традицияләрен И.Ф.Готвальд, Н.И.Ильминский, Н.Ф.Катанов дәвам итәләр.

Совет чоры

Октябрь революциясе күп фәнни традицияләрне туктата, ләкин профессорларның төп өлеше үзләренең укыту һәм фәнни эшчәнлекләрен дәвам итәләр (математик Н.Н.Парфентьев, астроном В.А.Баранов, физиклар Д.А.Гольдгаммер, В.А.Ульянин, геолог М.Э.Ноинский, зоологлар Н.А.Ливанов, А.А.Остроумов, ботаник А.Я.Гордягин, физиологлар А.Ф.Самойлов, Н.А.Миславский, Д.В.Полумордвинов, биохимик А.А.Панормов, медиклар А.Н.Миславский, А.В.Вишневский, В.С.Груздев, А.Г.Агабабов, В.В.Чирковский, С.С.Зимницкий, М.Н.Чебоксаров, В.Ф.Бургсдорф), бу фәнни мәктәпләрнең буыннан-буынга күчә баруын тәэмин итә.

Казанда тел белгече В.А.Богородицкий, тарихчылар М.М.Хвостов, Н.Н.Фирсов, М.В.Бречкевич, С.Б.Сингалевич һ.б. кала, ләкин университетның тарих-филология факультеты ябылганнан соң гуманитар фәнни мәктәпләр шәһәрнең башка югары уку йортларында һәм академик үзәкләрдә үсеш ала, Казан университетында аларның яңадан эшли башлавы 1940 елларга туры килә.

Революциягә кадәр үк формалашкан алгебра (Н.Г.Чеботарёв һәм аның укучылары И.Д.Адо, Л.И.Гаврилов; Н.Н.Парфентьев һәм аның укучылары Б.М.Гагаев, Н.М.Мейман, А.В.Дороднов, Л.И.Чибрикова, А.В. Сульдин, М.С.Матвейчук, Б.Г.Габделхаков), геометрия (П.А.Широков, П.В.Яблоков, А.З.Петров, А.П.Норден, Б.Л.Лаптев, В.В.Вишневский, Б.Н.Шапуков) мәктәпләре үз эшләрен дәвам итә.

Механиканың үсеше А.П.Котельников укучысы Д.Н.Зейлигер һәм Г.И.Четаев исемнәре белән бәйле; соңгысы хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе мәктәбен оештыра, соңрак бу теория авиация институтында үстерелә (хәзер Казан милли тикшернү техник университеты).

1940 еллардан механика буенча яңа фәнни юнәлешләр барлыкка килә: гидроаэромеханика һәм кайтма кырый мәсьәләләр (Г.Г.Тумашев, М.Т.Нужин, С.Г.Нужин, Ф.Д.Гахов, А.В.Саченков, В.В.Клоков, А.В.Кузнецов), эластиклыкның нәсызыкча теориясе (Х.М.Мөштәри, К.З.Галимов, А.И.Голованов, Ю.П.Жигалко), җир асты гидромеханикасы (Г.Г.Тумашев, С.Ф.Сайкин, М.А.Пудовкин, Һ.С.Салихов, А.Н.Чекалин).

1934 елдан университет каршында Математика һәм механика институты эшли.

Е.К.Завойскийның 1947 елда электрон парамагнит резонансы (ЭПР) күренешен ачуы физика тарихында мөһим вакыйга була, бу физика үсешендә яңа юнәлешкә башлангыч сала (Й.Ю.Сәмитов, М.А.Теплов).

Электрон парамагнит резонанс ачылу Казан радио­спектроскопия фәнни мәктәбенең үсешенә этәргеч бирә (С.А.Альтшулер, Б.М.Козырев, М.М.Зарипов, Н.Н.Непримеров, С.Һ.Салихов һ.б.), радиофизика (И.М.Романов), оптика (И.С.Поминов), каты җисем физикасы (Ш.Ш.Башкиров), гравитация теориясе (В.Р.Кайгородов) буенча тикшеренүләр алып барыла.

Казан астрономия фәнни мәктәбе традицияләрен В.А.Баранов, И.А.Дюков, А.Д.Дубяго, А.А.Яковкин, И.В.Белькович, Д.Я.Мартынов, Ш.Т.Хәбибуллин, К.В.Костылёв, О.И.Белькович дәвам итә.

Казан университетында формалашкан Казан химия фәнни мәктәбе совет чорында төрле югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында үсеш ала, ләкин университет иң зур тикшеренүләр һәм фәнни кадрлар әзерләү үзәге булып кала (А.Е.Арбузов, А.Я.Богородский, А.М.Васильев, А.Ф.Герасимов, В.Ф.Торопова, А.А.Попель, Л.Г.Берг, А.Н.Пудовик һ.б.).

1929 елдан университет составында А.М.Бутлеров исем. химия фәнни-тикшеренү институты эшли.

Казан университетының геология факультетында Казан геология һәм геоморфология фәнни мәктәпләре (Б.П.Кротов, Е.И.Тихвинская, Л.М.Миропольский, С.Г.Каштанов, В.И.Троепольский, М.Г.Солодухо, И.С.Муравьёв, В.И.Игнатьев, В.Г.Халымбаджа, В.П.Боронин, А.П.Дедков, В.И.Мозжерин, В.М.Винокуров, Б.В.Буров һ.б.) тагын да үстерелә.

Совет чорында университетта Казан метеорология фәнни мәктәбе барлыкка килә (В.А.Ульянин, П.Т.Смоляков, Н.В.Колобов һ.б.), геофизика үсеш ала физик (В.Н.Сементовский, А.В.Ступишин һ.б.) һәм икътисади (Н.-Б.З.Векслин, Н.И.Блажко) география буенча тикшеренүләр алып барыла.

Ботаника (С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин, В.И.Баранов, В.С.Порфирьев һ.б.), үсемлекләр физиологиясе (А.М.Алексеев), зоология (Н.А.Ливанов, М.Е.Макушок, А.Я.Недошивин, М.Х.Корбангалиева, В.Л.Вагин, А.В.Лукин), микробиология (М.И.Беляева, И.Б.Лещинская, биохимия (В.Г.Винтер) фәнни мәктәпләренең үсеше дәвам итә. Генетика юнәлешенең үсеше 1937 елда профессор В.Н.Слепков кулга алынганнан соң өзелә.

1970 елдан экология проблемалары өстендә эшләү башлана (В.А.Попов).

1920 елларда университетның медицина факультетында медицина фәнни мәктәпләре үсеше дәвам итә, 1930 елдан аларның эшчәнлеге медицина институтында һәм табибләрнең белемен күтәрү институтында (хәзер Казан медицина академиясе), ә физиология буенча тикшеренүләр Казан университетының биология факультетында үсеш ала.

Сугыштан соңгы елларда гуманитар фәннәр мәктәпләре: философия (М.И.Абдрахманов), хокук (Д.И.Фельдман һ.б.), тарих (А.С.Шофман, В.Д.Жигунин), Россия, СССР тарихы (И.М.Ионенко, Г.Н.Вульфсон, Р.И.Нәфыйгов), археология (А.Х.Халиков); политэкономия (А.Б.Харитонов, В.Ф.Семёнов), Казанның лингвистика (Н.А.Широкова, Э.М.Ахунҗанов, Л.В.Златоустова, В.М.Марков), әдәбият белеме (А.Н.Вознесенский, Н.А.Гуляев, В.Н.Коновалов, Л.С.Ачкасова һ.б.) фәнни мәктәпләре традицияләре үсеш ала.

1990–2000 елларда Казан университетында фән үсеше

1990–2000 елларда университет факультетларында һәм фәнни-тикшеренү оешмаларында традицион фәнни юнәлешләр, яңа фәнни проблемалар өстендә эшлиләр.

Механика-математика факультетында, Хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында, Н.Г.Чеботарёв исем. Математика һәм механика институтында профессорлар, фән докторлары:

  • математиклар В.В.Вишневский, И.И.Сахаев, Л.А.Аксентьев, В.И.Жегалов, М.М.Арсланов, Д.Х.Мөштәри, И.А.Бикчәнтәев, Ф.Г.Әүхәдиев, В.В.Шурыгин, И.Б.Ившина, С.Р.Насыйров, Ю.В.Обносов, А.Н.Шерстнёв, Н.Д.Якимов, Н.Б.Плещинский;
  • механика белгечләре Н.Б.Ильинский, Ю.Б.Артюхин, Ю.Г.Коноплев, Н.Г.Гурьянов, А.В.Костерин, А.Г.Егоров, Э.В.Скворцов, В.А.Чугунов, А.Н.Саламатин, А.В.Поташёв, М.Г.Храмченков;
  • хисаплау һәм гамәли математика, математик статистика, кибернетика, информатика буенча белгечләр Я.И.Заботин, Н.К.Замов, М.М.Карчевский, А.В.Лапин, В.Д.Соловьёв, Р.Х.Латыйпов, Ф.М.Аблаев, А.М.Елизаров, И.Б.Бәдриев, Р.З.Даутов, И.В.Коннов, М.Ф.Павлова, Е.М.Федотов, Р.Р.Шәһидуллин, В.Р.Фазылов, М.Д.Миссаров, О.А.Задворнов, В.Д.Соловьёв эшли.

Физика факультеты кафедраларында һәм фәнни тикшеренүләр лабораториясендә, В.П.Энгельгардт исем. астрономия обсерваториясендә:

  • физиклар Ш.Ш.Башкиров, А.И.Маклаков, Б.И.Кочелаев, В.Р.Кайгородов, Л.К.Әминов, Б.З.Малкин, А.В.Аганов, В.Д.Скирда, А.И.Фишман, А.Б.Балакин, А.Х.Гыйльметдинов, Д.А.Таюрский, Р.Р.Нигъмәтуллин, Ю.Н.Прошин, Л.Р.Таһиров, С.Л.Царевский, Н.Ф.Фәтхуллин, Э.Г.Садыйков, В.М.Ларионов;
  • оптиклар М.Х.Сәлахов, Р.Х.Гайнетдинов, В.В.Самарцев;
  • радиофизиклар В.В.Сидоров, Г.М.Тептин, А.М.Насыйров, М.В.Ерёмин, М.С.Таһиров, О.Н.Шерстюков, Э.А.Ибатуллин, М.Н.Овчинников;
  • химикфизиклар К.М.Салихов, Р.М.Әминова, В.В.Клочков;
  • астрономнар Н.А.Сәхибуллин, Н.Г.Ризванов, А.И.Нефедьева, А.Д.Акчурин, Р.А.Кащеев хезмәт куя.

А.М.Бутлеров исем. химия институтының кафедра һәм бүлекләрендә тикшеренүләрне нәорганик химия буенча Ю.И.Сальников, Ф.В.Девятов, С.С.Бабкина, В.В.Чевела; органик химиядән – А.И.Коновалов, Г.Н.Чмутова, И.С.Антипин, А.Н.Ведерников, Ф.Х.Каратаева; аналитик химиядән – Г.К.Будников, Н.А.Улахович, Э.П.Медянцева, физик химиядән – А.В.Әминова, Б.Н.Соломонов, В.В.Горбачук, А.В.Захаров, В.Д.Киселёв; югары молекуляр һәм элементорганик кушылмалар химиясе буенча И.В.Коновалова, Р.А.Черкасов, В.И.Галкин, стереохимия буенча Я.А.Верещагина алып бара.

Геология факультетында геология һәм минералогия (В.М.Винокуров, И.Н.Пеньков, Б.В.Буров, Р.Х.Мөслимов, А.И.Шевелёв, А.И.Бахтин, В.Т.Изотов, Н.М.Низаметдинов, Б.В.Успенский, Р.Р.Хәсәнов), геофизика (Г.Е.Яковлев, З.М.Слепак, Д.К. Нургалиев, А.С.Борисов) проблемалары хәл ителә.

Биология-туфрак факультеты һәм Биология фәнни-тикшеренү институтында генетика (Б.И.Барабанщиков), биохимия (З.И.Абрамова, Д.Г.Ишмөхәммәтова), үсемлекләр физиологиясе (Л.П.Хохлова, Н.А.Чернов), кеше һәм хайваннар физиологиясе (И.Н.Плещинский), микробиология (Р.П.Наумова, Б.М.Куриненко, Т.В.Багаева, О.Н.Ильинская, С.Ю.Егоров), умырткасызлар зоологиясе (А.И.Голубев, Ә.Б.Халидов, Ф.М.Соколина), умырткалылар зоологиясе (В.А.Кузнецов), ботаника (А.Б.Ситников, Е.Л.Любарский), туфрак белеме (Г.Ф.Копосов, А.А.Шинкарёв) мәсьәләләре буенча эш алып барыла.

Фәнни мәктәпләрнең география һәм экология факультетларында физика (И.Н.Плотников), икътисади география (А.М.Трофимов, В.А.Рубцов), метеорология (Ю.П.Переведенцев) буенча белгечләр эшли, гамәли (В.З.Латыйпова, Н.М.Минһаҗева, Г.А.Евтюгин, Т.В.Рогова, А.А.Савельев, С.Ю.Селивановская, В.В.Сироткин) һәм ландшафтлы (О.П.Ермолаев) экология проблемалары өйрәнелә.

Тел белеме институтында, гомуми университет бүлекчәләрендә һәм шул исемдәге факультетларда философлар – В.Н.Комаров, М.Д.Щелкунов, политологлар М.Х.Фарукшин, Г.В.Морозова, О.И.Зазнаев, Т.Т.Сидельникова, психологлар Л.М.Попов, Н.Й.Хөсәенова, Б.С.Алишев, педагоглар В.И.Андреев, Г.А.Петрова, В.Г.Каташёв, Л.А.Казанцева, Ф.Л.Ратнер эшли.

Юридик факультет кафедраларында хокукның күп тармаклары буенча тикшеренүләр алып барыла: дәүләт хокукы (Ю.С.Решетов, И.Г.Горбачев), җинаять (М.Л.Лысов, Ф.Р.Сундуров, И.Г.Тарханов, Б.В.Сидоров, М.В.Талан), җинаять-процессуаль (Б.Л.Железнов, Н.Г.Моратова), гражданлык (В.И.Романов, З.Д.Сафин), хезмәт (А.К.Безина), халыкара хокук (Р.М.Вәлиев, Г.И.Курдюков, Л.Х.Минһаҗев).

Тарих фәнни мәктәпләре традицияләрен  Ватан тарихы (И.П.Ермолаев, И.Р.Таһиров, Р.К.Вәлиев, Р.В.Шәйдуллин, Р.А.Циунчук, С.Ю.Малышева) һәм гомуми тарих (Я.Я.Гришин, О.Л.Габелко), тарихи чыганаклар һәм историография (А.Л.Литвин, И.И.Шәрифҗанов, Г.П.Мягков, Р.Н.Имангалиев, А.А.Сальникова), көнчыгышны өйрәнү тарихы (Р.М.Вәлиев), этнология (Г.Р.Столярова), археология (Ә.Г.Мөхәммәдиев), дин белеме (Р.Ә.Нәбиев) белгечләре дәвам итәләр.

Филология факультетында Казан лингвистика фәнни мәктәбенең үсеше дәвам итә (Г.А.Николаев, Э.А.Балалыкина, К.Р.Галиуллин, А.Ю.Чернышёва, Э.Х.Хәбибуллина, Е.Ф.Арсентьева, О.Ф.Жолобов, Г.М.Николаева, Л.Р.Габделхакова); милли мәктәпләрдә рус теле укыту (Н.А.Андрамонова, Л.К.Бәйрәмова, Ә.Ә.Әминова), әдәбият белеме (Й.Г.Нигъмәтуллина, Г.А.Фролов, О.О.Несмелова) проблемаларын өйрәнү алып барыла.

Журналистика һәм социология факультетында шәхесне социальләштерү (Э.С.Рәхмәтуллин), Татарстан Республикасында мәгълүмат чаралары һәм журналистика тарихының үсеше (Е.С.Дорощук, А.А.Роот, С.К.Шәйхетдинова) мәсьәләләре өйрәнелә.

Икътисад проблемалары икътисад факультетында һәм хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында (С.В.Мокичев, Е.М.Разумовская, Г.А.Сульдина) тикшерелә.

Казан университетыда 86 белгечлек буенча аспирантура һәм 18 белгечлек буенча докторантура эшли. Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча 31 совет эшли.

Госманов Миркасыйм Габделәхәт улы (1934–2010)

Тарихчы, археограф, ТР ФА академигы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Казан университетының атказанган профессоры

Казан университетында татар теле укыту һәм татар халкы тарихы

Казан университетында татар теле укыту Шәрекъ бүлегендә үк башлана.

1812–1829 елларда дәресләрне И.И.Хәлфин, 1829–1846 елларда – А.К.Казимбәк, 1846–1855 елларда – И.Н.Березин алып бара, татар каллиграфиясен 1842–1855 елларда М.Мәхмүдев укыта (аны тәмамлаучылар арасында – тел белгече С.Б.Күкләшев бар).

Шәрекъ бүлеге Петербург университетына күчерелгәннән соң татар телен өйрәнү туктатыла, бары тик 1862–1872 елларда гына төрки телләрне укыту һәм татар тел белеме буенча тикшеренүләр белән Н.И.Ильминский шөгыльләнә.

1894 елда татар телен укытуны Н.Ф.Катанов яңадан башлап җибәрә, төрки телләр, шулай ук әдәбият белеме буенча фәнни эшне җәелдерә, ләкин университет татар теле буенча белгечләр әзерләми.

1858–1900 елларда Казан университетында якынча 30 татар һәм башкорт укый. 1905–1907 еллардагы революциядән соң татар студентларының саны арта бара, ел саен 10 лап кеше укырга керә.

Совет властеның беренче елларыннан ук татар яшьләре арасыннан студентлар күбрәк кабул ителә. 1920 елларда – 1930 ның беренче яртысында татар студентларының барысы да диярлек университетка эшчеләр факультетларын тәмамлаганнан соң керә, 1930 елларда татарлар студентларның 28% ын тәшкил итә, соңрак бу сан тагын да арта.

1924/25 уку елында татар телен (һәм татарлар өчен татар әдәбиятын) өйрәнү – эшчеләр факультетында, 1930 елда – барлык студентлар өчен дә мәҗбүри була.

1931 елга татар теле кафедрасында 7 укытучы шул исәптән М.Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов эшли.

1933 елдан татар теле факультатив курс булып кала, 1937 елда кафедра ябыла.

Татар филологиясе бүлеген ачу 1941/42 уку елы башына билгеләнә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, бүлек 1944 елда ачыла (оештыручысы – Р.А.Хәкимова). Ул акрынлап татар тел белеме буенча фәнни тикшеренүләр алып баручы, кадрлар һәм югары квалификацияле милли интеллигенция әзерләүче үзәккә әверелә.

1960 елда аерым татар теле һәм татар әдәбияты кафедралары булдырыла. Анда тел белгечләре М.Н.Ногман, Ү.Ш.Байчура, М.З.Зәкиев, Д.Г.Тумашева, В.Х.Хаков; әдәбиятчылар Я.Х.Агишев, Г.С.Кашшаф, Х.Г.Госманов, И.З.Нуруллин, М.С.Мәһдиев, Н.Г.Юзиев укыта.

Бүлекне тәмамлаучылар арасында галимнәр М.Х.Хәсәнов, Ф.Ә.Ганиев, М.И.Әхмәтҗанов, Н.Ш.Хисамов, Р.Г.Юсупов; язучылар Р.Х. Әхмәтҗанов, Г.А.Ахунов, Ә.Ф.Баян, Р.В.Вәлиев, М.Х.Вәлиев, Р.К.Гатауллин, С.Г.Гәрәева, Гәрәй Рәхим, Ә.Г.Гаффар, А.М.Гыйләҗев, Җ.Х.Дәрзаманов, Зөлфәт, Э.С.Касыймов, Г.С.Кашапов, Р.Г.Мингалим, Р.М.Миңнуллин, Ф.М.Миңнуллин, Р.Ә.Мостафин, Р.С.Мөхәммәдиев, В.Н.Нуруллин, К.З.Тимбикова, Р.Г.Фәйзуллин, Н.С.Фәттах, Я.М.Халитов, М.Х.Хөсәен, С.Ф.Шакир, Ф.Г.Яруллин һ.б. бар.

Тарих факультетында татар халкы тарихы проблемаларын М.Г.Госманов, Р.И.Нәфыйгов, С.М.Михайлова өйрәнә.

1989 елда татар филологиясе бүлеге татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты итеп үзгәртелә, 2000 елдан татар филологиясе һәм тарихы факультеты; аның составына татар халкы тарихы, татар теле, татар әдәбияты, татар телен укыту методикасы аны чит телле аудиториядә укыту методикасы кафедралары керә.

Анда тел белгечләре Ф.М.Хисамова, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Й.Йосыпов, Ф.Ш.Нуриева; әдәбиятчылар Х.Й.Миңнегулов, А.Г.Әхмәдуллин, Р.К.Ганиева, М.Х.Бакиров, Т.Н.Галиуллин, Д.Ф.Заһидуллина; тарихчылар М.Г.Госманов, И.А.Гыйләҗев эшли.

Татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы проблемалары Казан университетының башка уку-укыту бүлекләрендә дә: тарих факультетында (Д.М.Госманова), Шәрык институтында (Г.Г.Зәйнуллин), журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы кафедрасында (В.З.Гарифуллин) өйрәнелә.

2011 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе бүлеге итеп үзгәртелә. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында татароведение һәм тюркология кафедрасы оеша. 2016 елда бу кафедра археология һәм этнология кафедрасы белән берләштерелә; Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы барлыкка килә.

Тумашева Диләрә Гариф кызы (1926–2006)

Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе

Уку-укыту базасы

2018 елның 1 гыйнварына Казан университетының җир һәм күчемсез милке составында гомуми мәйданы 885 320,2 кв.м булган 726 объект, гомуми мәйданы 245,04 га булган 98 җир участогы бар.

Объектлар Татарстан Республикасында (Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Алексеевск, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай районнары), Карелия (Лоух районы), Марий Эл Республикасында (Волжск районы) урнашкан.

Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә 6 млн чамасы саклау берәмлеге исәпләнә.

Университет матбугаты

Казан университетының вакытлы матбугат басмалары – «Казанские известия» (1811–1820, Казанда беренче журнал), «Казанский вестник» (1821–1833), «Ученые записки Казанского университета» (1834 елдан) журналллары; «Казанский университет» (1927 елдан, 1990 елга кадәр «Ленинец»), «Darelfөnyn» (2011 елдан) газеталары; «UNIVERSMOTRI» телеканалы.

Музейлары

Университет тарихы (1979 елдан), геология, этнография, зоология, Н.И. Лобачевский, Казан химия фәнни мәктәбе музейлары эшли.

Университет ректорлары

1804–1813 елларда Казан университетының директоры И.Ф.Яковкин була. Ректорлары:

И.О.Браун (1813–1819),
Г.И.Солнцев (1819–1820),
Г.Б.Никольский (1820–1823),
К.Ф.Фукс (1823–1827),
Н.И.Лобачевский (1827–1846),
И.М.Симонов (1846–1855),
О.М.Ковалевский (1855–1860),
А.М.Бутлеров (1860–1863),
Е.Г.Осокин (1863–1872, 1876–1880),
Н.А.Кремлёв (1872–1876, 1885–1889),
Н.О.Ковалевский (1880–1882),
Н.Н.Булич (1882–1885),
К.В.Ворошилов (1889–1899),
Д.И.Дубяго (1899–1905),
Н.М.Любимов (1905–1906),
Н.П.Загоскин (1906–1909),
Г.Ф.Дормидонтов (1909–1917),
Д.А.Гольдгаммер (1917–1918),
Е.А.Болотов (1918–1921),
А.А.Овчинников (1921–1922),
М.Н.Чебоксаров (1922–1923),
В.В.Чирковский (1923–1926),
А.И.Луньяк (1926–1928),
П.Н.Галанза (1928–1929),
М.И.Сегаль (1929–1930),
Г.Б.Баһаветдинов (1930–1931),
Н.-Б.З.Векслин (1931–1935),
Г.Х.Камай (1935–1937),
К.П.Ситников (1937–1951),
Д.Я.Мартынов (1951–1954),
М.Т.Нужин (1954–1979),
А.И.Коновалов (1979–1990),
Ю.Г.Коноплёв (1990–2001),
Н.К.Замов (2001–2002),
М.Х.Сәлахов (2002–2010),
И.Р.Гафуров (2010 елдан).

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета (1804–1904): в 4 т. Казань, 1902–06.

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904): в 2 ч. Казань, 1904.

Корбут М.К. Казанский государственный университет имени В.И.Ульянова-Ленина за 125 лет. (1804/05–1929/30): в 2 т. Казань, 1930.

История Казанского государственного университета им. В.И.Ульянова-Ленина. Казань, 1954.

Верхунов В.М. История физики в Казанском университете. Казань, 1963.

Мазитова Н.А. Изучение Ближнего и Среднего Востока в Казанском университете (первая половина XIX в.). Казань, 1972.

Казанский университет. 1807–1979: Очерки истории. Казань, 1979.

Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. Казань, 1980.

Ионенко И.М., Попов В.А. Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. Казань, 1985.

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета, 1905–1917. Казань, 1986.

Вульфсон Г.Н., Нуриева Ф.Ф. Братья по духу: Питомцы Казанского университета в освободительном движении 1840–1870-х гг. Казань, 1989.

Факультет, на котором учился Ленин. Казань, 1990.

Михайлова С.М. Казанский университет в духовной культуре народов Востока России. Казань, 1991.

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. – 20-е гг. XX в.). Казань, 1998.

Емельянова И.А. Юридический факультет Казанского государственного университета. 1805–1917 год: Очерки. Казань, 1998.

Факультет географии и геоэкологии Казанского университета: История становления и основные достижения. Казань, 1998.

Механико-математический факультет Казанского университета: очерки истории. 1960–2000. Казань, 2000.

Очерки истории Казанского университета. Казань, 2002.

Изучение и преподавание отечественной истории в Казанском университете. Казань, 2003.

История экономической и философской мысли в Казанском университете. Казань, 2003.

Вишленкова Е.А. Казанский университет Александровской эпохи. Казань, 2004.

История Казанского университета. 1804–2004. Казань, 2004.