Оештыру

ТР ФА үзенең эшчәнлеген ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең «Татарстан Республикасының Фәннәр академиясен оештыру турында» 1991 ел 30 сентябрь Указы нигезендә «...республикада фундаменталь фәннәрнең югары дәрәҗәдәге үсешен тәэмин итү, матди һәм рухи мәдәниятнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә республиканың академик, тармак институтларында һәм югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләүдә аларның ролен көчәйтү максатларында» 1992 елның 24 гыйнварында башлый.

Илебез тормышында 1990 еллардагы кискен борылыш чорында ТР ФА республиканың фәнни мәктәпләрен һәм әйдәп баручы галимнәрен саклауга, туплауга һәм үстерүгә, фәнни-техник эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләүгә зур өлеш кертә.

Аның башлангычында Казанда:

  • Табигать системалары экологиясе институты (1993, хәзер Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты),
  • Татар энциклопедиясе институты (1994, хәзер Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты),
  • Тарих институты (1997) оештырыла.

Фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген үстерү максатында академия Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты, Бөтенроссия углеводород чималы институты, Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты (ТатНИПИнефть) һ.б. эшчәнлегенә фәнни-методик җитәкчелек итә.

Бу елларда ТР ФА президиумы һәм аның бүлекләре каршында табигыять һәм иҗтимагый фәннәрнең аеруча мөһим мәсьәләләре буенча ТР ФА әгъзаларыннан тыш 400 дән артык фән докторларын һәм 500 дән артык фән кандатларын берләштергән 40 тан артык гыйльми совет оештырыла.

Идарә итү

ТР Министрлар кабинетының 2012 ел 2 октябрь 818 нче карары нигезендә академиянең статусы дәүләт фәнни бюджет учреждениесе («ТР Фәннәр академиясе» ДФБУ; ТР ФА), үз составында танылган галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, шулай ук аның аерымланган структур подразделениеләрендәге фәнни хезмәткәрләрне берләштерүче коммерциячел булмаган оешма буларак тәгаенләнә.

Хәзер ТР ФАн оештыручы буларак Татарстан Республикасы сыйфатлана, оештыручының вазифалары һәм вәкаләтләре ТР Министрлар кабинеты Аппаратына тапшырылган.

ТР ФА үзенең көндәлек эшчәнлегендә РФ, ТР законнарына һәм үз Уставына таяна.

Академиянең идарә органнары: гомуми җыелыш – аның иң югары органы, ТР ФА президиумы, ТР ФА президенты.

ТР ФАнең гомуми җыелышы кимендә елга бер тапкыр чакырыла; җыелышта президентның ел дәвамында башкарылган эше турындагы хисабы тыңлана, академиянең үсеш стратегиясе билгеләнә, аның Уставы кабул ителә һәм раслауга ТР Министрлар кабинетына җибәрелә.

ТР ФА президиумы – даими рәвештә эшләүче коллегиаль идарә органы, эшен академия президенты рәислегендә башкара, аның составының кимендә 51% академия әгъзаларының гомуми җыелышында 5 елга сайлана. ТР ФА президиумының калган әгъзалары дәүләт хакимияте, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм эшмәкәрлек вәкилләре арасыннан ТР Президенты тарафыннан раслана; айлык вазифаи хезмәт хакы билгеләнә.

ТР ФА президиумы составына шулай ук Вице-президентлар, баш гыйльми секретарь, академия бүлекләренең академик-секретарьлары керә.

ТР ФА президенты академиянең гомуми җыелышында аның хакыйкый әгъзалары арасыннан 5 елга сайлана һәм үз вазифасында ТР Президенты тарафыннан раслана.

Академиядә 40 хакыйкый әгъза, 80 мөхбир әгъза, 28 шәрәфле әгъза һәм чит илләрдән 14 әгъза исәпләнә. ТР ФАнең хакыйкый әгъзалары һәм мөхбир әгъзалары бюджеттан гомерлек стипендия алалар.

Төзелеше

ТР ФА составында белемнәрнең тиешле өлкәләре һәм фән юнәлешләре буенча 7 бүлек:

  • гуманитар фәннәр;
  • социальикътисади фәннәр;
  • медицина һәм биология фәннәре;
  • авыл хуҗалыгы фәннәре;
  • математика, механика һәм машина төзелеше;
  • физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр;
  • химия һәм химик технологияләр бүлекләре оештырыла.

Академиянең 2 фәнни советы – табигыять-техник һәм социаль-гуманитар советлары эшли. Алар ТР Хөкүмәте карары буенча республиканың икътисади һәм социаль үсеше программаларына экспертиза уздыралар, фән һәм мәгариф өлкәсендә закон актларын эшләүдә катнашалар.

Проектлар

Академия аркылы республика, иң элек фәнни проектлар, хуҗалык килешүле эшләр башкару мөмкинлеге тудыру юлы белән, гомумроссия грантлар конкурслары оештыру аша (РГФФ, РФТФ), фәнни мәктәпләргә финанс ярдәме күрсәтә, аларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген координацияли.

Нефтьче галимнәр нефть эзләү, катламнардан нефть чыгару темпларын күтәрү һәм аларның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча яңа технологияләр эшлиләр һәм гамәлгә кертәләр; яңа кадрлар әзерләүдә катнашалар; традицион булмаган коллекторлардагы нефть (академиклар Р.Х.Мөслимов, Р.Р.Ибәтуллин), традицион булмаган битумлы нефть (хакыйкый әгъза Р.С.Хисамов) запасларын геологик өйрәнү һәм эшкәртү буенча яңа карашлар булдыру эшләре башкарыла; чи нефтьне һәм нефть продуктларын күкертле пычранулардан чистарту өчен Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы патентлар белән якланган технологияләр һәм җайланма эшләнә, гамәлгә кертелә (академик Ә.М.Мазһаров).

ТР ФА галимнәренең технологияләрен гамәлгә кертүдән экономия эффекты миллиардларча сумнар тәшкил итә.

Физика галимнәре (академиклар И.Б.Хәйбуллин, М.Х.Сәлахов, мөхбир әгъза Л.Р.Таһиров) тарафыннан микро- һәм оптик электроника, исәпләү техникасы һәм голография өчен уникаль сыйфатлы яңа перспективалы ярымүткәргечле, оптик, магнитлы материаллар алу технологияләре булдырыла.

Онкологик һ.б. авыруларны иртә диагнозлау өчен оригиналь түбән кырлы җайланма эшләнә һәм ТМР-томография алымы камилләштерелә (академик К.М.Салихов, хакыйкый әгъза Ә.В.Ильясов).

Машиналар төзелеше өлкәсендә ТР ФА галимнәре «КАМАЗ», «Россия вертолётлары» һ.б. белгечләре белән тыгыз хезмәтәшлек итәләр, ягулыкның альтернатив төрләрендә эшләүче һәм перспектив экологик таләпләрне үтәү потенциалына ия 300–400 ат көчле КАМАЗ двигательләрен эшләүдә катнашалар (җитәкче – академик Ю.Ф.Гортышев). Мөхбир әгъза С.А.Михайлов җитәкчелегендә композит планерның, очучысыз ерак араларга очучы аппаратның тәҗрибә үрнәкләре эшләнә һәм җитештерелә, академик И.М.Закиров җитәкчелегендә полимер-композиция материалларыннан 4 урынлы самолет-технологияләр демонстраторы җирлегендә гомуми максаттагы авиация (ГМА) самолетлары модельләре сафындагы югары аэродинамика сыйфатлы планер агрегатлаеееры (канат, стабилизатор) ясау өчен фәнни нигезләр һәм проект эшләнмәләре булдырыла.

Аграрий галимнәре тарафыннан авыл хуҗалыгы фәннәрендә инновацион технологияләргә – авыл хуҗалыгы биотехнологиясе үсешенә, мәгълүмати һәм нанотехнологияләргә, авыл хуҗалыгында терлекчелектә һәм үсемлекчелектә куллану өчен яңа буын препаратлар җитештерүгә аерым игътибар юнәлтелә.

Бөртекле, техник һәм азык культуралары уңышының 7–12% ка артуын, көчәя барган техноген басым шартларында агроэкология халәтен күпкә яхшыртуны, терлекләрдәге һәм үсемлекләрдәге йогышлы булмаган авырулар нәтиҗәсендәге югалтуларны киметүне тәэмин итүче технологик алымнар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Импортны алыштыручы «Рекодез» дезинфекция чарасы (академик Г.З.Равилов фәнни мәктәбе) эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, сәнәгать канализациясе системаларын, технологик җиһазларны чистарту һәм дезинфекцияләү, үткәргеч торбаларда биологик элпәдән арыну өчен эшләнә.

Терәк-хәрәкәт аппаратындагы тайпылышларны һәм зарарлануларны дәвалау өчен медицина галимнәре (мөхбир әгъза Х.З.Гаффаров, медицина фәннәре докторы А.З.Гиммельфарб, 1 нче Республика клиник хастаханәсе каршындагы «Травматология һәм ортопедия» фәнни-тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Я.Х.Ибраһимов һ.б.) тарафыннан 100 дән артык дәвалау җайланмасы һәм ысуллары булдырыла, патентлар белән яклана.

Эре буыннарны эндопротезлау өлкәсендә алар тарафыннан 28 конструкция эшләнә һәм аларга шулай ук патентлар алына. Техник чишелеш дәрәҗәсе буенча әлеге җайланмаларга дөньяда тиңнәр юк, аларның күбесе оригиналь идеяләргә нигезләнә.

Астрофизика галимнәре (академик Н.А.Сәхибуллин) Мәскәү (ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, РФА академигы Р.Г.Сюняев һ.б.), Ленинград оптика-механика берләшмәсе һәм Төркия тикшеренүчеләре белән берлектә, 1,5 м диаметрлы РТТ 150 телескобын эшләп, Анталья шәһәре (Төркия) янында урнаштыралар.

ТР ФАнең «Астрофизика» үзәге галимнәре эре халыкара космик проектларда катнашалар. Европаның күп кенә илләре һәм АКШ катнашындагы INTEGRAL кысаларында алар тарафыннан берничә яңа галактика ачыла, хәвефле астероидларны эзләү һәм аларны күзәтү буенча эш башкарыла.

Академик институтлар

ТР ФА составында аның төп аерымланган структур оешмалары булган 6 институт һәм 2 үзәк эшли:

Академиядә эшләүчеләрнең гомуми саны – 412 кеше, шулардан фәнни хезмәткәрләр – 305 кеше (74%), шул исәптән 46 фән докторы (15%) һәм 138 фән кандидаты (45%).

Фәнни нәтиҗәләр

Соңгы елларда гуманитар фәннәр өлкәсендә зур гомумфәнни һәм социаль-мәдәни әһәмияткә ия программалар буенча тикшеренүләр уздырыла.

Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан күптомлы хезмәтләр – өч томлы «Татар лексикологиясе» (2015–2018), өч томлы «Татар грамматикасы» (2015–2017), «Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр – XX гасыр башы)» (2015–2019), сигез томлы «Татар әдәбияты тарихы», рус телендә унбиш томлы «Татар халык иҗаты» («Татарское народное творчество», 2008–2015, 1–5 т.) әзерләнә һәм басыла.

Г.Исхакыйның «Әсәрләр», (1998–2014, 1–15 т.) һәм Г.Тукайның «Әсәрләр», (2011–2016, 1–6 т.) академик басмаларын нәшер итү төгәлләнә.

2016 елда «Габдулла Тукай: Энциклопедия» китабы дөнья күрә.

ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан тарихта беренче «Татар энциклопедиясе»н эшләү төгәлләнә, аның рус телендәге барлык алты томы (2002–2014), шулай ук татар телендәге биш томы (2008–2017) басылып чыга.

«Татарстан: Иллюстрацияле энциклопедия» («Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия», 2013; 2 нче басма, 2015), ТАССРның 90 еллыгына иллюстрацияле «Татарстан: табигать, тарих, икътисад, мәдәният, фән» («Татарстан: природа, история, экономика, культура, наука», 2010; 2 нче басма 2015), «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары» («Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан, 2016), «Казакъстан татарлары» («Татары Казахстана», 2016) энциклопедик белешмәлекләре, «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары» («Природа и природные ресурсы Республики Татарстан») энциклопедиясе нәшер ителә.

Институтта шулай ук өч томлы «Татарстан Республикасының торак пунктлары» («Населённые пункты Республики Татарстан») энциклопедиясе, «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр» («Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации») фәнни-белешмәлек басмалары һ.б. эшләнә.

А.Х.Халиков исем. Археология институты тарафыннан Татарстанның этник тарихын һәм мәдәниятен комплекслы фәнни реконструкцияләү буенча эшчәнлек алып барыла. Коллектив борынгы Болгар шәһәрен ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә әзерләнү (2014), Болгар шәһәрендә «Болгар цивилизациясе» музеен, Зөя шәһәрендә «Татар бистәсе» музеен оештыру юнәлешендә зур эшләр башкара, ТРның Археология музеен ачуга әзерлек алып барыла.

Археология институтының тикшеренүләре Идел-Кама төбәгенең һәм Евразия далаларының борынгы тарихын торгызуда төп чыганак җирлеге булып тора. Фәнни проектларның бер өлеше «Татарстаннан читтә яшәүче татарлар» дип аталган гомуми исем астында берләштерелә. ТРда, РФдә һәм чит илләрдә (Болгария, Румыния, Казакъстан, Монголия һ.б.) татарлар тупланып яшәгән җирләргә экспедицияләр оештырыла. Әлеге тикшеренүләр татарларның ерак үткәндәге тормышы һәм көнкүреше, мәдәнияте, шәһәр төзелеше традицияләре турында яңа мәгълүматлар алу мөмкинлеге тудыра.

Академиядә табигыять-техник юнәлешләр дә үсеш кичерә. Экология һәм казылма байлыклардан файдалану проблемалары институты тарафыннан сәнәгать шәһәрләре атмосфера һавасы сыйфаты формалашуның антропоген факторларын анализлау нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең атмосферага чыгу параметрлары мәгълүматлары базалары формалаштырыла, алар табигатьне саклау чараларын дәлилләгәндә, шәһәр төзелешенә караган карарлар кабул иткәндә файдаланыла.

Казандагы һәм шәһәр яны зонасындагы хуҗалык һәм спорт үсеше өчен әһәмияткә ия сулыкларның экологик халәтен өйрәнү буенча мөһим тикшеренүләр алып барыла. Кече һәм урта аграр эшмәкәрлек предприятиеләрен диагнозлау халыкны экологик яктан куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең потенциалын бәяләү мөмкинлеге бирә.

Республиканының көньяк-көнчыгыш территорияләрендә туфрак яңартылып эшкәртелгәннән соң, аның составындагы нефть һәм нефть продуктлары калдыкларының рөхсәт ителгән нормативлары булдырыла.

Гамәли тикшеренүләр институтында икътисадның реаль секторында куллану өчен «болытлы» модельләштерү сервислары эшләнә. Транспорт логистика системаларын имитацион модельләштерү өлкәсендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелә. Институт нефть-газ секторының фәнни-техник мәсьәләләрен хәл итүгә кушыла.

«Гамәли семиотика» институты тарафыннан татар теленең сөйләм технологияләре – татар теленең «Туган тел» электрон корпусы, «Tatar-Online» мультимедия электрон дәреслекләре, рус-татар машина тәрҗемәсе системасы булдырыла, программалы продуктларның локальләштерелгән версияләре әзерләнә.

Академиянең «Фән» нәшрияты бар, ул рус телендә – «Научный Татарстан» һәм татар телендә чыгучы «Фәнни Татарстан» журналларын оештыручы булып тора. Кайбер институтларда махсус фәнни журналлар нәшер ителә («Поволжская археология» һ.б.).

ТР ФА бүләкләре

ТР ФА ТРның Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләкләре комитеты вәкаләтләренә ия; аның тарафыннан ТР ФАнең Алтын һәм Көмеш медальләре, 10 исемле бүләк:

  • Ш.Мәрҗани исем. (гуманитар фәннәр),
  • Г.Ибраһимов исем. (татар тел белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә),
  • Г.Х.Камай исем. (химия),
  • В.А.Попов исем. (табигатьне рациональ куллану һәм тирә як мохитне саклау)
  • Х.М.Мөштәри исем. (математика, механика һәм техник фәннәр),
  • Ә.Г.Терегулов исем. (медицина һәм сәламәтлек саклау),
  • А.Д.Адо исем. (аллергология, иммунология һәм гомуми патология),
  • В.А.Энгельгардт исем. (биология),
  • К.Г.Боль исем. (ветеринария),
  • В.П.Мосолов исем. (авыл хуҗалыгы) бүләкләр булдырылган.

Академиягә ТРның фән һәм техника өлкәсендәге – физика буенча Е.К.Завойский исем., химия буенча А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар исем., инженерлык фәннәре буенча А.Н.Туполев исем., инженерлык фәннәре буенча яшь галимнәр өчен В.Е.Алемасов исем. халыкара һәм дәүләт бүләкләре комитетларының эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләре ягыннан тәэмин итү йөкләнгән.

Фәнни багланышлар

Халыкара фәнни бергәлек белән багланышлар системасы булдырылган. ТР ФА галимнәре РФнең 40 тан артык төбәгенең фәнни учреждениеләре һәм чит илләрдәге фәнни оешмалар белән хезмәттәшлек турында килешүләр нигезендә элемтәдә тора, аларның күбесе белән элегрәк имзаланган хезмәттәшлек программалары буенча уртак чаралар гамәлгә ашырыла.

Президентлары

М.Х.Хәсәнов (1992–2006),

Ә.М.Мазһаров (2006–2014),

М.Х.Сәлахов (2014–2023),

Р.Н.Миңнеханов (2023 елдан).

Әдәбият

Академия наук Татарстана. Казань, 1994.

Академия наук Республики Татарстан. Казань, 2016.

Авторлар: Д.Ф.Заһидуллина, Г.С.Сабирҗанов